Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тесты — 2016

news_6715Татар теленнән бердәм республика тесты барышында укучыларның лингвистик компетенциясе (тел һәм сөйләмгә караган белеме, тел материалы белән эшләгәндә, лингвистик белемнәрне куллана алуы, өйрәнгән материалны табып, аны тикшерә белү осталыгы һәм күнекмәләре, шулай ук танып белү, төркемләү, татар теле дәресләрендә алган аналитик белем һәм күнекмәләр), тел компетенциясе (лексик, грамматик, стилистик, орфографик һәм пунктуацион нормаларны саклау осталыгы һәм күнекмәләре), коммуникатив (аралашу) компетенциясе (сөйләм эшчәнлегендә продуктив һәм рецептив күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсе) тикшерелә. Тест нәтиҗәләре урта (тулы) мәктәпнең профильле сыйныфларына кабул итү вакытында исәпкә алынырга мөмкин.

Бердәм республика тестында тәкъдим ителгән биремнәрнең үтәлеше укучыларның белем дәрәҗәләрен һәм төп гомуми белем бирү оешмаларында уку дәверендә ирешелгән нәтиҗәләрен бәяләргә ярдәм итә.

БРТ материаллары түбәндәге документларга нигезләнә:

Бердәм республика тестын эшләү өчен 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Тест формасы һәм катлаулылыгы ягыннан төрле булган 11 биремне эченә алган 3 бүлектән тора.

Беренче бүлек (1 нче бирем) 1 биремнән тора. Анда ике тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла.  Ул 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләнә. 1 нче бирем (кыска изложение) махсус төзелгән критерийлар буенча бәяләнә. Әлеге биремне үтәгән өчен иң югары балл — 7.

Икенче бүлек укучылар үзләре укыган текстка нигезләнеп башкарыла. Ул кыска җавап бирүне таләп иткән 9 биремнән тора (2 — 10 нчы биремнәр).

2 — 3 нче биремнәрнең җавапларын тәкъдим ителгән 4 варианттан бер җавапны сайлап алырга һәм 1 нче номерлы җавап бланкына бер цифр белән язарга кирәк.

4 — 10 нчы биремнәргә җавапларны укучылар мөстәкыйль рәвештә формалаштыралар. Әлеге биремнәргә җаваплар тест эшенең күрсәтелгән урыннарына сүз (сүзтезмә) яки цифр (цифрлар) белән языла, соңыннан 1 нче номерлы җавап бланкына күчереп языла.

2 нче бүлектәге һәр дөрес җавап өчен укучыга 1 балл куела. Ялгыш җавап бирелсә яки җавап булмаса, 0 балл куела. Бу бүлектә дөрес җаваплар өчен укучы иң югары 9 балл җыя ала.

Өченче бүлектәге бирем (11.1 һәм 11.2 нче биремнәр) ачык типта, укылган текст нигезендә үз фикереңне белдерә алуны тикшерүгә юнәлдерелә, киңәйтелгән җавап бирүне таләп итә. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (11.1 һәм 11.2) биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирергә (сочинение язарга) кирәк. Сочинение 2 нче номерлы җаваплар бланкына языла.

3 нче бүлектәге бирем махсус төзелгән критерийлар буенча бәяләнә. Иң югары балл — 9.

Изложение һәм сочиненине тикшерү нәтиҗәсе буенча укучының грамоталылыгы һәм язма сөйләмдәге төгәллеге өчен 10 балл куела.

Тестның барлык биремнәрен үтәгән өчен, укучы 35 балл җыярга мөмкин.

Тест биремнәрен үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән кулланырга рөхсәт ителә. Биремнәрне эшләгәндә, караламадан файдалана аласыз, әмма андагы язулар тикшерелми! Биремнәрне тәкъдим ителгән эзлеклелектә эшләргә киңәш ителә. Җавап бирергә авырсынган бирем очраса, аны калдырып, башкаларын эшли торыгыз. Вакыт калса, аларга яңадан әйләнеп кайтырсыз.

Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз.

Татар теленнән тест үткәрелә торган бүлмәгә татар филологиясе буенча белгечләр кертелми. Бердәм республика тестын оештыруда андагы укучылар белән эшләмәгән педагог кына катнаша ала.

Киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәрнең дөреслеге БРТ уздыру буенча махсус әзерлек узган татар теле белгечләре тикшерә.

Тестка әзерләнгәндә, укучыларга татар теленнән урта гомуми белем бирү мәктәпләренә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән гамәлдәге дәреслекләрдән һәм уку әсбапларыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән чыгарылган ярдәмлекләрдән, күрсәтмә материаллардан файдаланырга киңәш ителә.

Тест түбәндәге тәртиптә үткәрелә:

  1. Тест материаллары салынган пакетны алгач, укучылар бирем эшлисе бланкларга имзаларын куя, аннары аларны өстәлгә тәртип буенча җыеп куя. Эш барышында алар тиешле формада тутырыла.
  2. Башта укучыларга, изложение язу өчен, текст аудиоязмада тыңлатыла. Бу вакытта алар караламага үзләренә кирәк дип санаган сүзләрне язып бара ала. Икенче тапкыр тыңлагач, укучылар аның эчтәлеген кыскача яза.
  3. Аннан соң укучыларга, тестның икенче бүлеген үтәү өчен, тест таратыла. Алар укылган текстның эчтәлеген чагылдырган һәм лингвистик анализ ясауга бәйле биремнәрне үтиләр.

БРТ — 2016:


Күнегүләр

I бүлек (1 нче бирем)

II бүлек (2 — 10 нчы биермнәр)

III бүлек (11 нче бирем)


БРТ бланклары (Бланки ЕРТ)

RAB_BCrus

 


Соңгы яңарту: 05.01.2016.

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha