Татар мәктәбендә белем алучы татар балалары өчен татар теленнән БРИ (ЕРЭ)

Бердәм республика имтиханы стандартлаштырылган формалы биремнәр кулланып урта (гомуми) белем бирү дәүләт программаларын үзләштергән затларның әзерлек сыйфатын объектив бәяләү формасын күз алдында тота. Татар теленнән БРИ нәтиҗәләре югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары тарафыннан керү имтиханнары буларак кабул ителәләр.

Имтихан бирүче сүзләр, сүзтезмәләр яки җөмләләр буларак тәкъдим ителгән тел материалы белән, текст эчендә кулланылган тел күренешләре белән эш итә, башлангыч текстта күтәрелгән проблемага, тасвирланган вакыйгага карата үз фикерен белдерә.

Татар теленнән имтихан эше 3 өлештән гыйбарәт.  Барлык биремнәрне үтәү өчен, 3 сәгать (180 минут) вакыт бирелә.

1 нче өлеш (А1 — А30) җавабын сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрдән тора. Биремнәр саны — 30, иң югары балл — 30, 64 баллга тигез барлык эшнең өлеше — 47%. Һәр дөрес үтәлгән бирем өчен 1 балл куела, җавап дөрес булмаса яки җавап бөтенләй булмаса, 0 балл куела. Әлеге биремнәрне 60 минут вакыт эчендә үтәргә тырышыгыз.

2 нче өлеш (В1 — В8) кыска җавап бирүне таләп иткән биремнәрдән тора. Бу биемнәргә җавапларны мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга кирәк. Биремнәр саны — 8, иң югары балл — 11, 64 баллга тигез барлык эшнең өлеше — 17%. В1, В2, В3, В4, В5, В6, В7 биремнәрендә һәр дөрес үтәлгән бирем өчен 1 балл куела, җавап дөрес булмаса яки җавап бөтенләй булмаса, 0 балл куела. В8 биреме 0 дән алып 4 баллга кадәр бәяләнә (дөрес билгеләнгән һәр җавапка 1 балл куела, ягъни 4 балл — хаталар юк, 3 балл — 1 хата бар, 2 балл — 2 хата бар, 1 балл — бер генә сан дөрес күрсәтелгән). тулысынча хаталы җавап яки җавапның язылмавы 0 балл белән бәяләнә.. Җавапта саннарны язу тәртибе мөһим роль уйный. Бу өлеш якынча 30 минут эчендә эшләнергә тиеш.

3 нче өлеш (С1) укылган текст нигезендә үз фикерен белдерә алуын тикшерүгә юнәлдерелгән ачык типтагы биремнәрдән тора. Ул бер биремнән гыйбарәт һәм текстка бәйле зур булмаган язма эшне (иншаны) тәшкил итә.  Иң югары балл — 23, 64 баллга тигез барлык эшнең өлеше — 36%. Әлеге өлештәге язманы, бирелгән текстка нигезләнеп һәм үз фикереңне белдереп, 90 минут эчендә башкарырга кирәк.

Имтихан эшенең барлык биремнәрен эшләү нәтиҗәләре нигезендә укучыга куела торган иң югары балл — 64.

Имтихан эшенең барлык биремнәрен эшләү нәтиҗәләре нигезендә 100 баллы шкалада югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларына керү мөмкинлеге бирә торган тест баллары билгеләнә.

Соңгы яңарту: 28.08.2012

_______

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha