Абстракт мәгънә

Төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә.

 

Аваз ияртеме

Кеше тавышына, табигать авазларына һәм төрле әйберләрдән туган тавышларга, төсләргә охшатып ясалган сүзләр: лач-лоч, мыгыр-мыгыр, мияу-мияу, келт-келт, шалтор-шолтыр, тыз-быз һ.б. Аларның лексик эчтәлеге бар, исемнәр һәм фигыльләр белән синтаксик бәйләнешкә керә, ярдәмче фигыльләр белән бергә җөмләдә хәбәр булып килә, фигыль ясауда катнаша.

 

Аваз үзгәрешләре

Комбинатор үзгәрешләр:

  1. Аккомадация янәшә торган тартык һәм сузыкларның бер-берсенә җайлашулары.
  2. Ассимиляцияавазларның бер-берсенә охшашлануы.
  3. Диссимиляцияавазларның охшашсызланулары.

Ассимиляция һәм диссимиляция җирлегендә барлыкка килгән аваз үзгәрешләре:

  1. Диэреза – янәшә тартыкларның берәрсе төшеп калу.
  2. Метатеза – сүздәге авазларның урыны алышыну.
  3. Элизия ике сүзнең беренчесе сузыкка бетеп, икенчесе сузыкка башланса, бер басым астында әйтелгәндә аваз үзгәрешләре була (беренчесенеке төшеп кала).
  4. Апокопия – ике сүзне кушып әйткәндә, бер яки берничә авазның төшеп калуы.
  5. Гаплология – сүздәге ике бертөрле аваз я иҗекнең берсе төшеп калу.
  6. Субституция – чит авазны кабул иткәндә, аны туган телдәге аваз белән алыштыру.
  7. Синкопия тамырдагы тар әйтелешле сузыкларның кыскаруы.

Позицион үзгәрешләр:

  1. Протезаянәшә тартыклар алдына сузык өстәлү.
  2. Эпентеза – янәшә тартыклар арасына сузык өстәлү.
  3. Редукция – басымсыз иҗектә килгәндә, [ы, е, о, ө] сузыкларының кыскарып килүе.

 

Авазларның чиратлашуы

Бер морфема составындагы төрле авазларның теге яки бу кагыйдә нигезендә тәңгәлләшүе. Төрләре:

— фонетик чиратлашу – яңгыраулыкта-саңгыраулыкта чиратлашу;

— тарихи чиратлашу.

 

Аергыч

Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен кисәк. Төрләре:

  1. Тиңдәш аергыч.
  2. Тиңдәш түгел аергыч.

 

Аерымлану

Иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге арту.

Җөмлә кисәкләренең аерымлану шартлары/нигезләре:

  1. Аерымланган кисәк ярым хәбәрлеккә ия булырга тиеш.
  2. Җөмләнең ярым хәбәрлеккә ия булган кисәге ияртүче сүздән ераклашкан булырга тиеш.
  3. Иярчен кисәк белән ияртүче сүз арасында мәгънә мөнәсәбәтләре искә алына. Тыныш билгесен кую, иярчен кисәкләрне аерымлау аларның төренә бәйле. Ярым хәбәрлеккә ия булган аергыч, тәмамлык, урын хәле, ияртүче сүздән читтә торса да, тыныш билгесе ярдәмендә аерымланмый.
  4. Җөмләнең эчтәлеген саклау, ике төрле аңлауга юл калдырмау. Мәгънәгә зарар килмәсен өчен, алдагы өч нигез сакланса да, аерымлану кагыйдәсеннән читләшү булырга мөмкин.

 

Актив лексика

Телдә еш очрый торган, сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла һәм көндәлек кулланылышта булган сүзләр.

 

Алмашлык

Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала торган сүз төркеме. Җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә. Үзләре белән мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең морфологик күрсәткечләрен алалар.

Төркемчәләре:

  1. Зат алмашлыгы.
  2. Күрсәтү алмашлыгы.
  3. Билгеләү алмашлыгы.
  4. Сорау алмашлыгы.
  5. Юклык алмашлыгы.
  6. Билгесезлек алмашлыгы.
  7. Тартым алмашлыгы.

 

Алфавит / әлифба

Язуда кулланыла торган хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнаштырылып бирелгән җыелмасы. Татар алфавитында 39 хәреф бар. 13 е – сузык аваз хәрефләре, 24 е – тартык аваз хәрефләре. Калынлык һәм аеру билгесе (ъ), нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) аваз белдерми. Татар алфавиты: а, ә, б, в, г, д, е, ё, ж, җ, з, и, й, к, л, м, н, ң, о, ө, п, р, с, т, у, ү, ф, х, һ, ц, ч, ш, щ, ъ, ы, ь, э, ю, я.

 

Алынма сүз

Халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүз.

Гарәп алынмаларының күрсәткечләре:

1) -ат, -әт, -ят кушымчалары ялганып ясала: әдәбият, нәшрият, хөррият (ирек), ахирәт, һәлакәт, сәламәт, әманәт, мәрхәмәт, мәдәният, хакимият, рухият һ.б.;

2) -и, -ый формалы нисби сыйфатлар: әдәби, дини, сыйнфый, иҗади, гамәли, әхлакый, тәнкыйди, шәһәри, сихри, мәгънәви, фәлсәфи, даими;

3) Әл артикле ярдәмендә ясалу: әл мәктәбе (мәктәп), әл ислах;

4) Өч тартык килү юлы белән ясала:

а) җ м г: җәмәгать, җәмгыять, җомга, җәмигъ;

ә) р х м: рәхмәт, рәхим, мәрхәмәт;

б) х р м: хәрәм, мөхтәрәм, хөрмәт, мәхрүм, мәрхәмәт;

в) к д р: кадер, кадәр, микъдар, кадыйр;

г) г л м: гыйлем, галәм, галим;

д) х к м: хаким, хөкүмәт, хикмәт, хөкем;

е) к т п: китап, котып, сәркатип.

5) кайберләре сингармонизм законына буйсынмый.

Аерым кагыйдәләргә туры килмәгән гарәп сүзләре: ватан, дәүләт, дәрәҗә, гыйшык, зарар, игътибар, илһам, мәкаль, мәсәл, җөмлә, нокта, начар, нәфис, әмма, һәм, әлбәттә, сәгать, һаман, хикәя, шәһәр, җавап, һава, һәйкәл, тамаша, әлифба, шарт һ.б.

Фарсы алынмаларының күрсәткечләре:

1) ханә сүзе кушылып ясала: шифаханә, китапханә, гыйбадәтханә, сырхауханә (шифа, китап, гыйбадәт, сырхау – гарәп сүзләре, ханә – фарсы сүзе);

2) –кәр, -гәр, -дар, -анә кушымчалары кушылып ясала: сәүдәгәр, хезмәткәр; хәбәрдар, дустанә;

3) стан сүзе кушылып ясала: Гарәбстан, Төркестан;

4) на-, би- кушылып ясала: нахак (хак – дөрес, на – түгел мәгънәсендә йөри, нахак – дөрес түгел); бихисап (бик күп, хисапсыз), биниһая (бик зур);

5) сингармонизм законына буйсынмаска мөмкин.

Фарсы сүзләре: абруй (авторитет), былбыл (сандугач), бәхет, баһадир, гөнаһ, дивана, дошман, зыян, зәһәр (усал), кәгазь, надан, падишаһ, көн исемнәре: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе (җомга – гарәп сүзе), җанвар һ.б.

 

Антитеза

Күренеш, төшенчәләрне, фикерләрне, характер үзенчәлекләрен бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләүдән гыйбарәт стилистик фигура

 

Антоним

Мәгънәләре буенча капма-каршы сүзләр.

Мәгънәләренә карап:

1) әйбер-күренешәләрнең сыйфатын белдерә торган;

2) вакыт төшенчәсен белдерә торган;

3) процессларны каршы куя торган;

4) әйбер, күренешләрнең күләмен белдерә торган.

Бер-берсеннән аера торган билгеләренә карап:

— тел антонимнары;

— контекстуаль антонимнар.

 

Антропонимика

Ономастиканың кеше исемнәре, ата исеме, кушамат, псевдонимнарның килеп чыгышын, төзелешен, ясалыш, кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, антропонимнар йөртә торган төрле мәгълүматны өйрәнә торган бер тармагы.

 

Аныклагыч

Ияртүче кисәктән соң килеп, аңа өстәмә аныклык биреп килә торган кисәк.

 

Арго

Бердәй профессия, иҗтимагый шартларда көн итүче кешеләрнең башкаларга сүзнең мәгънәсе аңлашылмаслык итеп сөйләү алымы.

Үзенчәлекләре:

— тар даирәдә генә кулланыла;

— ясалма була:

— сөйләү объектын яшерү максатында кулланыла;

— сөйләм теле чаралары киң кулланыла.

 

Афоризм

Кыска, үткен, тапкыр телле, гомумиләштергән мәгънәгә ия әйтем.

 

Аффикс

Тамырга ялганып, өстәмә лексик-грамматик һәм абстракт-грамматик мәгънәләрне белдерүче морфема, кушымча.

 

Аффиксация

Кушымчалар белән сүз ясау һәм төрләндерү.

 

Әйтем

Эчтәлегенә үгет-нәсыйхәт салынган тотрыклы, гадәттә, образлы тәгъбир.