Басым

  1. Фраза басымы (мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзнең бер басым белән әйтелүе).
  2. Логик басым (сөйләмдәге бер сүзнең башкалардан аерылып торуы).
  3. Сүз басымы (бер иҗекнең башкалардан аерылып торуы):
  • экспиратор (динамик) – көче белән аерылып тора;
  • микъдари (квантитатив) – озынлыгы белән аерылып тора;
  • музыкаль (тоник) – тон югарылыгы белән аерылып тора.

 

Бәйлек

Иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти.

  1. Баш килешне сораучы бәйлекләр: белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, сыман, аша, аркылы, саен, турында, буенча һ.б.
  2. Юнәлеш килешен сораучы бәйлекләр: таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле һ.б. Искәрмә: кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре ике төркемчәгә дә карыйлар.
  3. Чыгыш килешен сораучы бәйлекләр: башка, бирле, соң, элек һ.б.

 

Бәйлек сүзләр

Урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган исемнәр: ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп һ.б.

 

Бермәгънәлелек / моносемантик сүзләр

Сүзнең бер генә лексик мәгънәгә ия булу сәләте.

 

Билингвизм

Билгеле бер дәүләт, җәмгыять кысаларында сөйләм ситуациясенә бәйле ике телнең янәшә кулланылышы, бер-берсенә тәэсире.

 

Варваризм

Чыганак телдәге бөтен үзенчәлекләрен саклаган чит тел сүзе. Еш кына чыганак тел хәрефләре белән дә биреләләр: ok.

 

Вульгаризм

Әдәби тел нормаларыннан читләшкән, гади сөйләм сүзләренең бер төре булган дорфа, тупас лексика.

 

Гади сөйләм теле

Әдәби тел нормаларына буйсынмаган, сөйләмгә эмоциональ-экспрессив төсмер бирүче, башлыча тупас, төксе формада кулланыла торган сүзләр, формалар.

 

Гидроним

Барлык төр су чыганакларының (елга, күл, инеш, сазлык, чишмә һ.б.) атамасы.

 

Гомумхалык лексикасы

Әдәби телнең нигезен тәшкил иткән, татар телендә сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла торган, кулланылышында иҗтимагый һәм территориаль чикләр булмаган сүзләр.

 

Диалект

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралаган төре.

1. Урта диалект:

  • тау ягы сөйләше (Татарстанда Иделнең уң ягында);
  • казан арты сөйләше (Мамадыш, Балтач, Арча, Дөбьяз, Әтнә районнарында);
  • минзәлә сөйләше (Татарстанның һәм Башкортстанның Ык буена урнашкан районнарында);
  • бөре сөйләше (Башкортстанда);
  • нократ-глазов сөйләше (Киров өлкәсендә, Удмуртиядә);
  • бәрәңге сөйләше (Марий Элда);
  • гайнә сөйләше (Пермь һәм Свердловск өлкәләрендә);
  • камышлы сөйләше (Самара өлкәсендә);
  • абдуллин сөйләше (Оренбург өлкәсендә);
  • касыйм сөйләше (Рязань өлкәсендә);
  • ногайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсендә);
  • эчкен сөйләше (Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);
  • сафакүл сөйләше ((Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);
  • златоуст сөйләше (Башкортстанда);
  • каргалы сөйләше (Оренбург өлкәсендә).

2. Көнчыгыш диалект / көнбатыш себер татарлары диалекты.

1)    Тубыл-иртыш төркеме:

  • төмән сөйләше;
  • тубыл сөйләше;
  • саз ягы сөйләше;
  • тәвриз сөйләше;
  • тара сөйләше.

2)    Бараба төркеме.

3)    Том (Томск) төркеме:

  • калмак сөйләше;
  • юеште-чат сөйләше.

3. Көнбатыш диалекты / мишәр диалекты:

  • сергач сөйләше (Түбән Новгород өлкәсендә);
  • чистай сөйләше (Татарстанда һәм Самара өлкәсендә);
  • чүпрәле сөйләше (Татарстанда һәм Чувашиядә);
  • мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
  • хвалын сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
  • темников (Төмән) сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнбатышында);
  • ләмбрә сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнчыгышында);
  • кузнецк сөйләше (Пенза, Сарытау, Волгоград өлкәләрендә);
  • байкибаш сөйләше (Башкортстанда);
  • шарлык сөйләше (Оренбург өлкәсендә);
  • эстәрлетамак сөйләше (Башкортстанда).

 

Диалектизм

Билгеле бер территориядә генә таралган, әдәби телдә кулланылмый торган тел үзенчәлекләре.

 

Диалектология

Тел белеменең җирле сөйләш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

 

Дифтонг

Ике сузык авазның бер иҗектә килүе.