Ж — Җ
Жаргон / сленг / гәп сүзе
Бер үк профессия, уртак кызыксынулар белән бергә вакыт үткәрүче бер төркем кешеләр сөйләмендәге үзенчәлекләр. Нинди иҗтимагый катламда кулланылуга карап:
- Киң катлам кешеләр телендә кулланыла торган жаргон.
- Тар, ябык коллективларда башкаларга аңлашылмаслык ук итеп, конспирация максатыннан кулланыла торган жаргон.
Җөмлә
Сөйләмнең чынбарлык турында хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган берәмлеге. Җөмләләрне төркемләү:
1. Грамматик яктан таркала алу-алмавына карап:
- грамматик таркала торган җөмлә;
- грамматик таркалмый торган җөмлә.
2. Әйтү максаты ягыннан:
- Хикәя;
- Сорау;
- боерык (өндәү);
- тойгылы.
3. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау я инкяр итүгә бәйле рәвештә:
- раслау җөмлә;
- инкяр җөмлә.
4. Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап:
- җыйнак;
- җәенке.
5. Оештыручы үзәгенең ничә булуына карап:
1) Бер составлы:
- фигыль җөмлә (билгесез үтәүчеле фигыль җөмлә, гомуми үтәүчеле фигыль җөмлә, үтәүчесез фигыль җөмлә);
- исем җөмлә (атау җөмлә, сүз җөмлә).
2) Ике составлы.
Хәбәрлекнең санына карап:
- гади;
- кушма.
Мәгънә тулылыгы кирәк булган кисәкләренең булу-булмавына карап:
- тулы;
- ким.
Димәк, һәр җөмләнең 7 билгесен күрсәтеп була. Җөмләнең баш кисәкләре: ия, хәбәр. Иярчен кисәкләре: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч. Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш һәм кереш сүзләр.
Җөмләдә сүз тәртибе
- Сүзләрнең туры/уңай тәртибе.
- Сүзләрнең кире тәртибе.
Җөмләдә сүзләр бәйләнеше
1. Тезүле бәйләнеш. Сүзләр үзара тигез хокуклы, бер-берсенә буйсынмыйлар, күп очракта урыннарын алыштырып була, бер сүзгә карата охшаш мәгънәдә торалар. Тезүле бәйләнешне белдерүче чаралар:
- тезү, санау, каршы кую интонациясе;
- тезүче теркәгечләр.
2. Ияртүле бәйләнеш. Сүзләр берсе икенчесен буйсындыра, ияртеп килә, ягъни җөмләдә иярүче һәм ияртүче сүз була. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр үзара өч төрле мөнәсәбәттә булырга мөмкин:
1) Хәбәрлекле мөнәсәбәт. Чаралары:
- хәбәрлек кушымчалары;
- зат һәм сан кушымчалары;
- сүз тәртибе;
- интонация;
- -ныкы/-неке кушымчасы;
- чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килеше кушымчалары;
- кайбер бәйлекләр.
Һәрберсе янында хәбәр итү интонациясе катнаша. Хәбәрлекле мөнәсәбәт җирлегендә җөмлә барлыкка килә.
2) Ачыклаулы мөнәсәбәт. Чаралары:
- кушымчалар;
- бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
- сүз тәртибе;
- сүзләрне кабатлау;
- ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;
- мәнәсәбәтле сүзләр;
- янәшә тору чарасы;
- сүзнең лексик мәгънәсе;
- фраза басымы.
Ачыклаулы мөнәсәбәт җирлегендә сүзтезмә барлыкка килә.
3) Аныклаулы мөнәсәбәт. Чаралары:
- аныклау интонациясе (көттерү паузасы);
- аныклаучы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр.
Аныклаулы мөнәсәбәт җирлегендә җөмләдә аныклагыч оеша.