Каламбур

Стилистик максатларда аваздаш сүзләрне бергә куллану.

 

Калька

Чит тел сүзенең яисә конструкциясенең туган телгә турыдан-туры, кисәкләп тәрҗемәсе.

 

Канатлы сүз

  1. Авторы яки чыганагы билгеле булган әйтем, афоризм.
  2. Гомумкулланылышка кергән үткен, тапкыр сүз яки фраза.

 

Кереш сүз

Җөмләнең сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле мөнәсәбәтен белдерүче модаль кисәге.

 

Килеш

  1. Баш килеш (кем? нәрсә?)
  2. Иялек килеш (кемнең? нәрсәнең?)
  3. Юнәлеш килеш (кемгә? нәрсәгә? кая?)
  4. Төшем килеш (кемне? нәрсәне?)
  5. Чыгыш килеш (кемнән? нәрсәдән? кайдан?)
  6. Урын-вакыт килеше (кемдә? нәрсәдә? кайда?)

Кыек килешләр – кушымчалы килешләр (баш килештән кала барысы да).

 

Кисәкчә

Аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өсти торган модаль сүз төркеме. Мәгънәви төркемчәләре:

  1. Көчәйткечләр: иң, чалт, чатнама, дөм, нәкъ, шыр, өр-, хәтта, соң, ямь-, кып-, сап-, һ.б.
  2. Чикләүчеләр: гына/генә, кына/кенә.
  3. Сорауны белдерүчеләр: -мы/-ме, -мыни/-мени.
  4. Якынлык-ераклык яки тизлекне белдерүчеләр: да/дә, та/тә, ук/үк.
  5. Раслаучы, ныгытучылар: бит, ич, ла/лә, лабаса/ләбаса.
  6. Билгесезлек, икеләнүне белдерүчеләр: әллә, -дыр/-дер, -тыр/-тер.
  7. Үтенү, теләкне белдерүчеләр: -чы/-че, -сана/-сәнә, әле, инде.
  8. Инкарь итүне, юклыкны белдерүчеләр: һич, түгел.

Кайбер кисәкчәләр берничә төрле мәгънә төсмере белдерә. Мәсәлән: да/дә, та/тә.

 

Конкрет мәгънә

Әйбер, күренешләрне барлык билгеләре белән тулысынча күзаллап була торган, сизү органнары ярдәмендә тоеп була торган сүзләр белдергән мәгънә.

 

Контекст

Анализлана торган сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләү максатыннан алынган текст фрагментлары, өлеше.

 

Космоним

Барлык төр күк җисемнәре атамалары.

 

Көнкүреш сүзләре

Көндәлек аралашуда кулланыла торган әйбер, күренеш, процесс атамалары.

 

Кушма җөмлә

Ике яки икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә.  Аерым җөмләләре нинди чаралар белән бер-берсенә бәйләнүенә карап төркемләү:

1)    тезмә кушма җөмлә — үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә.

  • Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.
  • Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

2)    Иярченле кушма җөмлә — бер җөмләнең икенчесенә ияреп килүе белән оешкан җөмлә.

        Бәйләүче чараларының төренә карап:

  • аналитик;
  • синтетик.

        Мәгънәсенә карап:

  • иярчен ия;
  • иярчен хәбәр;
  • иярчен тәмамлык;
  • иярчен хәл (иярчен вакыт, иярчен урын, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире);
  • иярчен аныклагыч;
  • керешмә җөмләләр.

3) Катлаулы кушма җөмлә:

  • күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;
  • күп иярченле катлаулы кушма җөмлә (тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә);
  • катнаш кушма җөмлә.