Лексик мәгънә

Билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сүзнең эчке табигате, эчтәлеге.

 

Лексика

Телнең сүзлек составы, сүзләре җыелмасы.

 

Лексикография

Тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган тармагы.

 

Лексикология

Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.

 

Макротопоним

Кулланылыш даирәсе ягыннан киң катлауга билгеле зур географик объект атамасы.

 

Метафора

Бер предмет атамасын билгеле бер төс, функция, форма, урнашуы ягыннан охшашлык нигезендә икенче бер предметка күчерү.

 

Метонимия

Ике предметның янәшә торуы нигезендә барлыкка килгән троп.

 

Микротопоним

Зур булмаган географик объектларның чикле территориядә таралган атамалары.

 

Модаль сүзләр

Җөмләдә кереш сүз вазифасында йөрүче сүзләр: әйе, әлбәттә, дөрес, дөрестән дә, һичшиксез, нигездә, асылда, чынлыкта, чынлап та, ихтимал, мөгаен, ахры, ахрысы, хәер, имеш, мәсәлән, янәсе, зинһар, ниһаять, димәк, югыйсә, гадәттә, гомумән һ.б. Алар фикер чыганагын раслый яки икеләнү, ихтималлык төсмерен белдерә. Җөмлә кисәге булмый. Модаль сүзләр җөмләдә кереш сүз булып килә, әмма һәр кереш сүз модаль сүз була алмый.

 

Морфема

Сүзнең мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге.

 

Нейтраль лексика

Аерым бер стильгә беркетелмәгән, төрле стильләрдә синонимнары булган, стилистик бизәкләрдән азат сүзләр.

 

Неологизм

Мәгънәсе яки сүз үзе аерым бер чорда яңа саналган пассив сүзлек составының бер берәмлеге.

Төрләре:

1)    лексик неологизм;

2)    лексик-семантик неологизм;

3)    лексик-грамматик неологизм;

4)    окказионализм.

 

Ойконим

Барлык төр торак атамаларын белдерү өчен кулланыла торган топонимның бер төре.

 

Оксюморон

Антономик мөнәсәбәткә корылган стилистик чара; мәгънәләре белән логик каршылыклы сүзләрнең ярашып, бер сүз тезмәсе хасил итүе.

 

Омоним

Бертөрле язылыш, әйтелеш, гамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр.

Төрләре:

  1. Саф лексик омонимнар – теләсә нинди фонетик һәм грамматик шартларда аваз составы бер-берсенә охшаш кала торган берәмлекләр.
  2. Омофоннар – язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр.
  3. Омографлар – язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр.
  4. Омоформалар – билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр.

 

Ономастика

Тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

 

Ороним

Ландшафт, рельеф атамалары.

 

Орфоэпия

Нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләренең җыелмасы.

 

Орфография

Телдәге сүзләрне дөрес язуның гомуми кабул ителгән кагыйдәләр системасы.

Орфографик принциплар:

  1. Фонетик принцип – сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп бару.
  2. Морфологик принцип – морфемаларның бөтенлеген саклап язу.
  3. Тарихи-традицион принцип – сүзләрнең элекке язылышын саклап язу.
  4. График принцип – рус алынмаларын һәм интернациональ сүзләрне чыганак телдәгечә язу.
  5. Экономия принцибы.

Дифференцияләнгән язылыш — омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кулланыла. Мәсәлән, байрак (знамя) – баерак (бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсе), өч аяк – өчаяк (болай язмасак, мәгънә бутала).