Сан

Әйбернең санын, исәбен, микъдарын белдерә торган сүзләр. Ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булып килә. Җөмләдә күбрәк исемне ачыклап килә. Сан белән ачыкланган сүз саналмыш дип атала.

Сан төркемчәләре:

1)    микъдар саны;

2)    тәртип саны;

3)    бүлем саны:

4)    чама саны:

5)    җыю саны.

 

Семантика

  1. Мәгънә.
  2. Телдә һәм сөйләмдә эчтәлек (мәгънә) белдерү юнәлешен өйрәнә торган тел белеме тармагы.

 

Семасиология

Сүзнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган лексикология тармагы.

 

Сингармонизм / сузыклар гармониясе

Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары.

  1. Рәт гармониясе – сузык авазларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Сүздәге сузыклар беренче иҗектәге сузыклар рәте буенча ярашалар.
  2. Ирен гармониясе – сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешеле ирен сузыклары [о],  [ө] килгәндә, калган иҗекләрдәге [ы], [э] авазларының алар йогынтысында иренләшүе.

Рәт гармониясе сакланмаган очраклар:

—         кушма сүзләрдә;

—         алынма сүзләрдә;

—         кайбер зат алмашлыклары килеш белән төрләнгәндә;

—         -су кушымчасы һәм –мыни сорау кисәкчәсе кергән сүзләрдә.

 

Синекдоха

Сүз мәгънәсен бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчерү.

 

Синонимнар

Мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын торган сүзләр.

Синонимик оя – бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме.

Доминанта сүз — синонимик оядагы сүзләрне берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә һәм телдә продуктив кулланыла торган, стилистик бизәкләрдән азат сүз.

Синонимнарның төрләре:

1)    идеографик синонимнар;

2)    стилистик синонимнар;

3)    эмоциональ-экспрессив синонимнар;

4)    абсолют синонимнар.

 

Синтагма

Сөйләмнең интонацион-мәгънәви буыны.

 

Стиль

Тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнарының теге яки бу төре һәм шуңа хас үзенчәлекләр.

 

Сузык авазлар

Телнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап:

1)    түбән күтәрелешле: [а, ә];

2)    урта күтәрелешле: [о, ө, ы, э, э, о];

3)    югары күтәрелешле: [у, ү, и, ы]

Cүзнең горизонталь юнәлештәге хәрәкәте буенча:

1)    алгы рәт [и, э, э, ө, ә, ү] сузыклары

2)    арткы рәт [а, о, о, у, ы, ы] сузыклары.

Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап:

иренләшкән [у, ү, о, ө, о] һәм иренләшмәгән [а, ә, ы, э(е), и, ы, э]

 

Сүз төркемнәре

Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр.

Телебездә барлыгы 13 сүз төркеме бар.

1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре (чынбарлыкта булган әйберләрнең, күренешләрнең безнең аңда булган төшенчәләрен белдерүче сүзләр):

1)    исем;

2)    сыйфат;

3)    рәвеш;

4)    сан;

5)    алмашлык;

6)    фигыль;

7)    аваз ияртемнәре.

2. Бәйләгеч сүз төркемнәре (сөйләмдә мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләүче сүзләр):

1)    бәйлек;

2)    теркәгеч.

3. Хәбәрлек сүзләр.

4. Модаль сүз төркемнәре (сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр):

1)    модаль сүз;

2)    ымлык;

3)    кисәкчә.

 

Сүз ясалыш ысуллары

  1. Морфологик юл – сүзгә кушымчалар ялгап яңа сүз ясау.
  2. Синтаксик юл – аерым сүзләрнең ниндидер бер бәйләнешләре нигезендә яңа сүз ясалу.
  3. Морфологик-синтаксик юл / конверсия – бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү нәтиҗәсендә яңа сүз ясалу.
  4. Лексик-семантик юл – сүзләрнең күчерелмә мәгънәсенә нигезләнеп яңа сүз ясалу.
  5. Фонетик юл – аерым авазлары, я басымы үзгәреп, яңа мәгънәле сүз ясалу.

 

Сүзлекләр

I. Энциклопедик / күпкырлы.

  1. Универсаль.
  2. Махсус.

II. Филологик .

  1. Тәрҗемәи сүзлекләр.
  2. Бер тел сүзлекләре:
  • аңлатмалы сүзлекләр;
  • алынмалар сүзлеге;
  • синонимнар сүзлеге;
  • этимологик сүзлек;
  • диалектологик сүзлек;
  • фразеологик сүзлек;
  • орфографик сүзлек;
  • терминнар сүзлеге;
  • ономастик сүзлек.

 

Сүзтезмә

Мөстәкыйль мәгънәле кимендә ике сүзнең, ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, билгеле бер төшенчәне белдерүе.

Компонентлары арасындагы бәйләнешләрнең тотрыклылыгына карап:

  • ирекле сүзтезмә;
  • фразеологик сүзтезмә була.

Төзелеш буенча:

  1. Гади сүзтезмә (ике мөстәкыйль сүз катнашкан сүзтезмә).
  2. Катлаулы сүзтезмә (икедән артык мөстәкыйль сүздән торып, гади сүзтезмәләргә таркалмый торган сүзтезмә).

Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап:

1)    фигыль сүзтезмә;

2)    исем сүзтезмә;

3)    сыйфат сүзтезмә;

4)    сан сүзтезмә;

5)    алмашлык сүзтезмә;

6)    рәвеш сүзтезмә;

7)    хәбәрлек сүзле сүзтезмә.

Сүзтезмә составындагы сүзләрне бәйләүче чаралар:

  • кушымчалар;
  • бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
  • ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;
  • янәшә тору чарасы;
  • кабатлаулар.

 

Сыйфат

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме. Исемне ачыклап килә, сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала. Җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә. Белдерә торган мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләренә карап икегә бүленә:

  1. Асыл сыйфат предметның төп билгесе белдереп, аны төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклый: кызыл, биек, озын.
  2. Нисби сыйфат бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтә: кышкы, әдәби, сәяси.

Предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын белдерүенә карап:

1)    гади дәрәҗә;

2)    чагыштыру дәрәҗәсе;

3)    артыклык дәрәҗәсе;

4)    кимлек дәрәҗәсе.