Тарихи сүз

Кулланылыштан төшеп калган, югалган предмет-күренешләрнең атамалары.

 

Тартык авазлар

Татар телендә 28 тартык. Шуларның өчесе [в], [ц], [щ] бары тик рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла.

1. Ясалу урыннары буенча:

  • ирен-ирен тартыклары: [w], [б], [п], [м];
  • ирен-теш: [в], [ф];
  • тел алды: [д], [т], [с], [з], [ж], [ш], [щ], [ч], [җ], [л], [н], [р];
  • тел уртасы: [й];
  • тел арты: [к], [г];
  • кече тел (увуляр): [къ], [гъ], [ң], [х];
  • бугаз (ларингаль): [ﺀ]-һәмзә;
  • фарингаль (йоткылык): [һ].

2. Ясалу ысулы буенча:

  • йомык тартыклар [б], [п], [т], [д], [к], [г], [ц], [щ], [къ], [ﺀ]-һәмзә;
  • ярым йомык [м], [н], [л], [ң];
  • өрелмәле (спирант, фрикатив): [в], [ф], [с], [з], [ч], ж], [ш], [й], [җ], [w], [х], [һ], гъ];
  • калтыраулы [р].

3. Артикуляцион яктан:

  • борын тартыклары: [м], [н], [ң];
  • авыз тартыклары: калган 25 е.

4. Акустик яктан:

  • сонор тартыклар: [р], [й], [м], [н], [л], [ң], [w];
  • шаулы тартыклар: барлык калган тартыклар.

 

Тартым

Исемнәрнең, махсус кушымчалар ярдәмендә, предметның сөйләүчегә, затның башка предметка, затка караганын белдерүче грамматик категория.

  1. I зат берлектәге тартым.
  2. II зат берлектәге тартым.
  3. III зат берлектәге тартым.
  4. I зат күплектәге тартым.
  5. II зат күплектәге тартым.
  6. III зат күплектәге тартым.

Тартым төшенчәсе 4 төрле юл белән белдерелә ала:

  • тартым кушымчалары ярдәмендә;
  • зат алмашлыклары һәм тартым кушымчалары ярдәмендә;
  • зат алмашлыклары һәм тартым кушымчалары яки исемнәр ярдәмендә;
  • -ныкы, -неке кушымчалы сүз ярдәмендә.

 

Тәмамлык

Җөмләнең процесс белдерүче кисәгенә ияреп, эшнең объектын, үтәүчене, билгеле бер хәл кичерүче әйберне, затны белдерүче иярчен кисәге.

Төрләре:

1)    туры тәмамлык;

2)    кыек тәмамлык.

 

Текст

Сөйләмнең мәгънәви, логик, коммуникатив, структур-грамматик, интонацион яктан оешкан иң зур берәмлеге.

Өлешләре:

  • башлам өлеше;
  • төп өлеш;
  • бетем/йомгаклау өлеше.

 

Теркәгеч

Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйли торган ярдәмлек сүз төркеме.

1. Тезүче теркәгечләр:

  • җыючы — һәм, да/дә, та/тә, вә, янә, тагы(н), ни…ни;
  • каршы куючы – ләкин, вәләкин, әмма, тик, фәкать, бәлки, ә, исә, мәгәр, бары;
  • бүлүче – я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле.

2. Ияртүче теркәгечләр: чөнки, гүя, гүяки, ки, әгәр, гәрчә, ягъни, әйтерсең, диярсең, аеруча, бигрәк тә һ.б.

 

Термин

Төшенчә һәм предметларны төгәл атый торган бер мәгънәле сүз яисә сүзтезмә.

 

Терминология

Аерым бер фән яисә профессиягә кагылышлы терминнар җыелмасы.

 

Топоним

Ономастиканың географик объект атамаларын, аларның килеп чыгышын, төзелеш-ясалышларын, кулланылыш үзенчәлекләрен, таралыш даирәсен өйрәнә торган тармагы.

 

Троп

Сөйләмнең сәнгатьлелеген, образлылыгын арттыру максатыннан күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр яисә сүзтезмәләр.