Фигыль

Зат я предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр. Барлык фигыльләр барлык-юклыкта килә, юнәлеш, дәрәҗә белән төрләнә. Заман белән хикәя фигыль һәм сыйфат фигыльләр генә төрләнә.

1. Затланышлы (зат белән төрләнә торган) фигыльләр:

  • хикәя фигыль;
  • боерык фигыль;
  • шарт фигыль;
  • теләк фигыль.

2. Затланышсыз (зат белән төрләнми торган):

  • исем фигыль;
  • сыйфат фигыль;
  • хәл фигыль;
  • инфинитив.

Фигыль юнәлешләре

Эшнең үтәүчегә, үтәүченең эшкә мөнәсәбәтен белдерә.

  1. Төп юнәлеш (үтәүче эшне үзе башкара): кушымчасы юк.
  2. Кайтым юнәлеше (эш үтәүченең үзенә кайта, үзе өчен башкара): -н, -ын, -ен.
  3. Төшем юнәлеше (үтәүче читтә була, аның эше кешегә яки предметка читтән төшә): — л, -ыл, -ел.
  4. Уртаклык юнәлеше (үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли): -ш, -ыш, -еш.
  5. Йөкләтү юнәлеше (үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була): -дыр, -дер, -тыр, -тер, -т  һ.б.

Юнәлеш кушымчалары фигыльгә бер-бер артлы да ялганып килә алалар: ки-ен-дер-т, ал-дырт-ыш, яз-дыр-т-тыр, сөйлә-ш-т-ер. Фигыльләрнең юнәлешен дөрес билгеләү өчен, аларның җөмләдәге мәгънәсенә карарга кирәк.

Фигыльдә дәрәҗә белдерү

Эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә.

  1. –гала/-гәлә, -кала/-кәлә кушымчасы эшнең кабатлануын белдерә.
  2. -штыр/-штер, -ыштыр/-ештер кушымчасы эшнең сирәк-мирәк булуын белдерә.
  3. –ынкыра/-енкерә, -нкыра/-нкерә кушымчасы эшнең тулы булмавын белдерә
  4. –ымсыра/-емсерә, -мсыра/-мсерә кушымчасы эшнең кимлеген белдерә.

Фигыльдә заман формалары

Хикәя фигыльнең заман формалары:

1. Хәзерге заман.

2. Үткән заман:

  • билгеле үткән заман;
  • нәтиҗәле (билгесез) үткән заман;
  • тәмамланмаган үткән заман;
  • күптән үткән заман;
  • кабатлаулы үткән заман;
  • киләчәк үткән заман.

3. Киләчәк заман:

  • билгеле киләчәк заман;
  • билгесез киләчәк заман.

Сыйфат фигыльнең заман формалары:

  • хәзерге заман сыйфат фигыль;
  • үткән заман сыйфат фигыль;
  • киләчәк заман сыйфат фигыль: беренче төр, икенче төр, өченче төр.

Фонема

Сүзләрне төзү өчен хезмәт итә торган бүтән бүленмәүче иң кечкенә аваз берәмлеге.

Фонетика

Тел белеменең авазларны, аларның үзгәрешләрен өйрәнә торган тармагы.

Фонология

Авазларны аларның функцияләре ягыннан өйрәнү фәне. Бу фәннең өйрәнү объекты – фонемалар.

Фразеологик әйтелмә

Мәгънәви эчтәлеге, лексик-грамматик составы ягыннан бербөтен, таркалмый торган, семантик бәйле сүзтезмә. Төрләре:

  • фразеологик ныгытма;
  • фразеологик бердәмлек;
  • фразеологик тезмә.

Фразеология

  1. Телнең фразеологик әйтелмәләр җыелмасы.
  2. Лексикологиянең таркалмый торган сүзтезмәләрне, фразеологик әйтелмәләрне өйрәнә торган тармагы.

Халыкара лексика

Мәгънәсе тәрҗемәсез аңлашылып, кардәш булмаган берничә телдә кулланыла, тормышның төрле өлкәләренә карый торган сүзләр.

Хәбәр

Җөмләнең ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәге.

Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап:

  • фигыль хәбәр;
  • исем хәбәр.

Төзелеш ягыннан:

  • гади хәбәр;
  • тезмә хәбәр;
  • кушма хәбәр.

Хәбәрлек сүзләр

Сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, рөхсәт итү, тыю, раслау яки кире кагу кебек мәгънәләрне һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр (мөмкин/мөмкин түгел, ярый/ярар/ярамас/ярамый, кирәк/кирәкми, тиеш/тиешсез, бар, юк).  Еш кына сан, тартым, килеш, заман, зат-сан кушымчалары белән кулланыла, җөмләдә күбесенчә хәбәр һәм башка җөмлә кисәкләре була ала.

Хәл

Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен, максатын, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәге.

Мәгънәләре ягыннан төрләре:

  • урын хәле;
  • вакыт хәле;
  • сәбәп хәле;
  • максат хәле;
  • рәвеш хәле;
  • күләм хәле;
  • шарт хәле;
  • кире хәл.