Цифрлар

Санның шартлы билгеләре.

1. Гарәп цифрлары: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 0.

Зуррак, укуны җайлаштыру өчен, саннар цифр+сүз ярдәмендә языла ала. Гадәттә ул меңнән башлана.

2. Рим цифрлары:  I – 1,  V – 5,  X – 10,  L – 50,  C – 100,  D – 500, M – 1000.

Шушы билгеләр ярдәмендә дүрт меңгә кадәр булган саннар күрсәтелә. Бер үк билге рәттән өч тапкырдан артык куелмый. Алар, башлыча, гасыр, безнең эра елларын күрсәтү, числода, ай санын язуда, сыйныф, разряд, категория, отряд, әсәр томнары кебек саннарны күрсәтү өчен кулланыла.

 

Чит сөйләм

Автор сөйләменә килеп кергән башка кеше сөйләме.

Формалары:

  • туры сөйләм (диалог, монолог, цитата);
  • кыек сөйләм;
  • уртак сөйләм.

 

Ымлык

Кешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләр. Төрләнми, кайберләре яңа сүз ясауда катнаша.

Төрләре:

  1. Эмоциональ ымлыклар /хис-тойгы, кичерешләрне белдерүче ымлыклар (аһ, ай-һай, ура, и-и-и, и, ай-яй, тфү, уф, абау, һм, фу, әй, һа, һе, их, эх, ах, аһ, о, о-о, эһе, э, э-э, ух, һи, чү). Уңай һәм кире кичерешне белдерергә мөмкин.
  2. Императив ымлыклар / теләк-ихтыярны белдерүче ымлыклар. Боеру, тыю, чакыру, әйдәү, эндәшү, таләп итү мәгънәләре хас (әйдә, алло, чү, тсс, һайт). Кошларны, хайваннарны чакыру, куу, куркыту сүзләре (на-на-на, маһ-маһ, көш-көш, тпру, пес-пес, прс-с-с).

Әдәплелек, итагатьлелекне белдерә торган сүзләр (рәхмәт, исәнме(-сез), саумы(-сыз), сау бул(-ыгыз), хуш(-ыгыз), рәхим ит(-егез), гафу ит(-егез) һ.б.) ымлык дип карала. Аерым сүзләр, сүзтезмәләр, хәтта җөмләләр дә, үз мәгънәләрен югалтып, ымлык буларак кулланыла: пәрәмәч, бәлеш, әнекәйгенәм, әтәч, мур кыргыры, Аллам сакласын, пычагым һ.б.

 

Эвфемизм

Әхлак һәм сөйләм кануннарына туры килми торган сүзләр, әйтелмәләр урынына кулланыла торган берәмлекләр.

 

Экзотик сүз

Аерым бер милләтнең, халыкның көнкүреш әйберләре, кием-салым, йола-гадәт атамалары.

 

Эндәш сүз

Сөйләм төбәлгән затны белдереп килгән сүз.

 

Этимология

  1. Сүзнең килеп чыгышын һәм мәгънә үсешен өйрәнә торган фән.
  2. Сүзнең килеп чыгышы.

 

Этноним

Төрле этник төркемнәрнең исем-атамалары.

 

Этнонимика

Ономастиканың этнонимнар барлыкка килүен, таралышын, кулланылышын һәм төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

 

Ялгызлык исемнәр

  1. Кеше исемнәре һәм фамилияләре.
  2. Кушаматлар.
  3. Географик атамалар.
  4. Газета, журнал, китап исемнәре.
  5. Тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре.
  6. Мактаулы исемнәр.
  7. Кинофильм, спектакль исемнәре .
  8. Учреждение, предприятие, күмәк хуҗалык һ.б. исемнәр.

 

Ярдәмче фигыльләр

  1. Иде (кушма хәбәрләр ясауда катнаша).
  2. Икән.
  3. Имеш.
  4. Ит- (и- тамырыннан ясалган йөкләтү юнәлешендәге ярдәмче фигыль тезмә фигыльләр ясауда катнаша).
  5. Бул (тезмә фигыльләр ясауда катнаша).
  6. Кыл (тезмә фигыльләр ясауда катнаша).