АК ШИГЫРЬ

Силлабик һәм силлабо-тоник шигырь системасында кулланылучы төрле үлчәмдәге рифмасыз тезмәләрдән төзелгән шигырь формасы.

АКРОШИГЫРЬ

Һәр шигырь юлының беренче хәрефләре өстән аска укылганда нинди дә булса сүз, еш кына кеше исеме яки фамилиясе аталырлык итеп язылган шигырь формасы. Акрошигырьнең агач кебек, хайван кыяфәтендә, түгәрәк, кошка охшаган, кырыйлап эшләнгән буйлы һ.б. бик күп төрләре билгеле.

АЛЛИТЕРАЦИЯ

Шигърияттә, сирәк кенә прозада тартык авазларның кабатлануы, сөйләмне һәм әсәр телен авзлар ягыннан оештыруның бер төре. Сагынгандыр безне сукмаклар… Челтер чишмәләргә эндәш кенә… (Зөлфәт)

АЛОГИЗМ

Тормыш күренешәренең эзлеклелеге югалу төсендәге каршылык. Иртә килеп соңардым. (Зөлфәт)

АЛЫНМА СҮЗЛӘР

Бер телгә икенче телдән кергән сүзләр.

АМПЛИФИКАЦИЯ / ПЛЕОНАЗМ

Мәгънә ягыннан охшаш сүзләр, дәлилләрне, төшенчәләрне күп куллану, күпсүзлелелек. Язучы яки персонаж өчен бик мөһим сүз-гыйбарәләрне аерып кую, характер тудыру, психологизм бирү чарасы.

АНАЛЕПСИС

Шигырь юлларында янәшә торучы сүзләрнең охшаш яңгырашы.

АНАФОРА

Текст башында бер үк аваз, сүз, сүзтезмәләрнең кабатлануы.

АНТИТЕЗА

Сүзләрнең, образларның, төшенчәләрнең капма-каршы куелуы.

АНТОНИМНАР

Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр: күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтә; хисләрнең тормышның катлаулылыгынбелдерә; көчәйтү өчен кулланыла.

АРХАИЗМ

Искергән, кулланылыштан төшеп калган гыйбарә, сүз яки грамматик форма. Арзхаизмнарның бер төркеме – билгеле бер чор, заман, иҗтимагый тормыш белән бәйле, тарихта калган әйберләр, күренешләрне белдерүче сүзләр тарихи сүзләр дип атала.

АССОНАНС

Сузык авазларның кабатлануы ярдәмендә барлыкка килгән сурәтлеллек, аһәңлелекнең бер элементы, сөйләмне һәм әсәр телен авазлар ягыннан оештыруның бер төре.

АҺӘҢЛЕЛЕК / ЭВФОНИЯ

Тексттагы сузык һәм тартык авазларның гармонияле чиратлашу ярдәмендә хасил була торган матур яңгыраш.

ӘДӘБИ БАРЫШ

Әдәбиятның билгеле бер юнәлештә үсә, әдәби закончалыкларның бер әсәрдән икенчесенә, бер иҗаттан икенче иҗатка, бер чордан икенче чорга күчеп, аны баета һәм үзгәртә баруы.

ӘДӘБИ ОБРАЗ

Әдәби образ авторның теге яки бу күренешне иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә хасил була.

Кеше күңелендә, хәтерендә беркетелеп, уелып калган кемнеңдер, нәрсәнеңдер тышкы кыяфәте, сыйфаты, рәвеше әдәби образ дип атала.

Образ дигәндә, кеше дә, табигать күренеше яки сүз-сурәт тә күздә тотыла.

Кеше образлары:

  • Объектив (сурәтләнгән дөньяда, әдәби әсәр тергезгән тормыш моделендә хәрәкәт итүче, катнашучы)
  • Субъектив (шул дөньяны сурәтләүче – хикәяләүче, “мин”, автор образы, лирик геой, лирик “мин”)

Әсәрдә катнашучы образларны персонаж (әсәрдә катнашучы, нейтраль кеше) яки әдәби герой (күмпедер күләмдә үзенчәлекле, “героик” сыйфатларга ия булган) дип атыйлар.

Әсәр тукымасында биләгән урыны, роле ягыннан персонажлар:

  1. Төп герой/төп персонаж (әсәрнең сюжет, вакыйгалар катламын үз тирәсенә җыя, автор концепциясен тулы һәм төгәл белдерүгә хезмәт итә)
  2. Ярдәмче герой/ярдәмче персонаж (хәл-вакыйгаларда катнашып, төп геройны ачарга ярдәм итә)
  3. Эпизодик герой/эпизодик персонаж (аерым бер күренеш яки вакыйгаларда гына күренүче)
  4. Аталучы герой/аталучы персонаж (әсәрдә үзләре күренмичә, аталып кына уза торган кеше образы)

Характер — шәхси сыйфатлары көчле, истә калырлык булган персонаж.

Тип – аерым бер төркем кешеләргә хас мәгълүм сыйфатларны үзенә туплаган герой.

Нинди амплуада сурәтләнүенә, характерына һәм тормышта биләгәг урынына карап геройлар:

  • Заман кешесе
  • Кечкенә кеше
  • Ятим бала
  • Морзалар
  • Урталыктагы герой
  • Көрәшче герой
  • Хыялый герой
  • Мәгърифәт һ.б. була ала.

Табигать  һәм әйбер образлары – әсәрдә сурәтләнгән хайваннар, үсемлекләр, кошлар, әйберләр, табигать стихиясе. Әсәрдә кешене алыштырып яки кеше образын тулыландырып киләләр.

Җыелма образ:

  • Халык
  • Төркем
  • Эшчеләр
  • Авыл кешеләре
  • Гаилә
  • Сыйнфый төркемнәр
  • Кунаклар
  • Күршеләр һ.б.

Ясалма образлар кешегә, тормышка, яшәешкә тирән, гадәттән тыш көчле бәя бирү өчен кирәк.

  1. Аллегория (ниндидер гомумиләштерелгән мәгънә аңлатучы конкрет образ. Сынландыруга якын тора. Мәсәлән, төлке – хәйләкәрлене белдерә).
  2. Символ (күпсанлы ассоциатив сыйфатларны берләштерүче күпмәгънәле, гомуми образ. Туры мәгънәсеннән тыш, символ ааңа бәйле булмаган күчерелмә мәгънәне дә аңлата. Мәсәлән, ак күгәрчен – тынычлык символы. Башка мәгънәләре – саф мәхәббәт символы, матурлык символы һ.б. Аллегориядән аермасы – мәгънәләре берничә булуда.)
  3. Архетип (бик борынгы заманнарда коллектив аңда барлыкка килеп, кешелек хәтерен тәшкил итүче, гомумкешелек күләмендә әһәмиятле универсаль образ (мотив) схемасы.
  • Бала архетибы (борынгы кешеләр үз тирәлегендә гомере буе бала булып калган).
  • Анимус (хатын-кыз)  архетибы (башкаларны үз артыннан ияртерлек, җанында ир-ат башлангычы йөрткән хатын-кыз)
  • Карт ахетибы (киңәшче-терә акыл иясе)

ӘДӘБИ УРЫН ҺӘМ ВАКЫТ

Әдәби урын һәм вакыт сюжетны төгәлләштерә, әсәрнең шартлылылгын тәэмин итә.

Әдәби урын:

  • Реаль һәм шартлы
  • Кысылган һәм киң
  • Чикле һәм чиксез
  • Ябык һәм ачык була

Әдәби вакыт:

  • Төгәл һәм билгесез
  • Хыялый һәм мифологик
  • Үткән, бүген һәм киләчәк

Хронотоп – әдәбиятта чагылдырылган бербөтен урын һәм вакыт хакындагы күзаллау, әдәби әсәр дөньясының әһәмиятле параметры.

  1. Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның урыны һәм вакыты.
  2. Тарихи урын һәм вакыт.
  3. Психологик урын һәм вакыт.

Еш кына урын-вакыт бирелеше символик мәгънәгә ия. Мәсәслән, төн – куркыныч, шомлы вакыт; таң – чистарыну вакыты; көн – эш вакыты; кич – ял итү аралыгы, көз – картаю;яз – яңадан туу; кыш – торгынлык; җәй – чәчәк ату вакыты.

ӘЙБЕРЛӘР ДӨНЬЯСЫ

  1. Аксессуар деталь – кешенең җәмгыяви урынын, шәхси холык-фигылен билгеләүче
  2. Характерологик деталь – кешенең сыйфатларын күрсәтүче
  3. Культурологик деталь – яшәү рәвешен күрсәтүче.

ӘКИЯТ

Язма әдәбиятка фольклордан күчеп, әхлакый типиклаштыру сыйфаты калку күренеп торган әсәр.