БАЛЛАДА

Геройларны уңай-тискәрегә бүлеп, кискен каршылыкта сурәтләгән, романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр.

ГАДИ СӨЙЛӘМ СҮЗЛӘРЕ

  1. Вульгаризмнар  (тупас, ямьсез, кайвакыт ялгыш кулланылган сүзләр)
  2. Жаргон /арго (гомуми сөйләмнән аерылып торучы, билгеле бер иҗтимагый төркем вәкилләре сөйләшүенә хас булган, ясалма сүзләр белән баетылган сөйләм)

ГАЗӘЛ

Көнчыгыш әдәбиятында киң таралган киң таралган лирик жанр, гыйшык-мәхәббәт шигырьләре, сөйгән кешегә багышланган мәдхия.

ГИПЕРБОЛА

Чиктән тыш арттыруга нигезләнгән стилистик сурәтләү чарасы. Ул күренешне, характерны, ситуацияне гадәттән тыш күпертеп, сурәтнең тәэсир көчен арттыра.

ГРАДАЦИЯ

Элеменларны, охшаш, хәтта синоним гыйбарәләрне санап китү. Мәгънәне көчәйтү өчен кулланыла. Халык авыз иҗаты жанрларында стиль тудыру чарасы.

ДӘВАМЧАНЛЫК

Гадидән – катлаулыга, камилләшүгә, түбәннән югарырак дәрәҗәгә китерә торган үсеш-үзгәреш барышында традицияләр белән яңачалык арасындагы зарури бәйләнеш.

ДЕТАЛЬ

Әдәби образ тудыруда катнаша торган аеруча әһәмиятле, аерып чыгарылган элементлар, әйбер, сызык, хәрәкәт, төс, күренешләр һ.б.

Нинди вазифа башкаруына карап:

  1. Тышкы деталь (портрет, пейзаж, әйбер)
  2. Эчке (психологик) деталь (уй-фикер, хис-кичереш) була.

Әсәрдә тоткан урынына карап:

  1. Җентекләүче ( мәгълүмат бирүче, санап китүче) деталь
  2. Символик (гомуми бәя бирүче) деталь

Әйбер-детальләр:

  1. Аксессуар деталь – кешенең җәмгыяви урынын билгеләүче
  2. Характерологик деталь – холык-фигыльгә ишарә ясаучы
  3. Культурологик деталь – яшәү рәвеше белән бәйле.

Детальләрнең тагын сюжет детальләре, җентекләүче детальләр, композицион детальләр, символик детальләр, динамик яки статик детальләр дигән төрләре дә бар.

ДИАЛЕКТИЗМНАР

Аерым төбәкләрдә генә яши торган, уртак милли телгә үтеп кермәгән сүзләр һәм фразеологизмнар.

ДРАМА

1. Җитди конфликтка корылган жанр. Бер төркем, катлаувәкилләре булган кешеләр арасында чыккан конфликт үткен проблемалар куярга, тамашачыны уйландырырга ярдәм итә. Чишелеш бер төркемгә – тамашачының гаепләвен, бер төркемгә – соклану уята, яки каршылык җиңеп чыга.

Драма жанрлары үзара керешеп, жанр төрләре хасил итә:

  • Трагикомедия
  • Мистерия
  • Фарс
  • Водевиль
  • Мелодрама
  • Моралите һ.б.

2. Матур әдәбиятның бер төре, бердәм хәрәкәт тәшкил иткән вакыйга-күренешләр тормышчан конфликт аша диалог һәм монологларда ачыла торган сәхнә әсәре.

ҖАНЛАНДЫРУ / ПЕРСОНИФИКАЦИЯ

Сынландыруның бер төре, бөтенләе белән кешеләштерү. Бу очракта психологик янәшәлеккә якын тора: табигать яки әйбер кешегә хас сыйфатлар төрлелегендә сурәтләнә.