ИДЕЯ

Әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар аша сурәтләнешендә бирелгән төп фикер. Тема куйган мәсьәләнең, сорауның җавабыӘлеге темага мөнәсәбәтле вакыйгалар сайлап, сюжет сөйләп, автор нәрсә әйтергә теләвен белдерә.

  1. Раслаучы идея, кире кагучы идея
  2. Идея-сорау, идея-җавап, идея-хата
  3. Объектив идея, субъектив идея

ИҖАТ АГЫМЫ

Билгеле бер тарихи чорда яшәгән бертөркем язучылар иҗатындагы фәлсәфи фикер яки иҗтимагый позиция, әдәби-эстетик караш һәм стиль охшашлыгыннан туган берәмлек.

ИҖАТ МЕТОДЫ

Чынбарлыкны иҗади үзләштерү принциплары берлеге.

ИҖАТ ТИБЫ / ИҖАТ ЮНӘЛЕШЕ/ ИҖАТ ЫСУЛЫ

Үзенчәлекле идея-эстетик принципларга таянып тормышны рухи-гамәли танып-белү, аңлату һәм сурәтләү.

1. РЕАЛИСТИК ИҖАТ ТИБЫ / РЕАЛИЗМ ЮНӘЛЕШЕ

Агымнары:

  • Мәгърифәтчелек реализмы
  • Тәнкыйди реализм
  • Социалистик реализм
  • Авыл (крестьян) реализмы
  • Магик реализм
  • Милли реализм
  • Психологик реализм
  • Интеллектуаль реализм һ.б.
  • Натурализм
  • Сентименталь реализм

2. РОМАНТИК ИҖАТ ТИБЫ / РОМАНТИЗМ ЮНӘЛЕШЕ

Агымнары:

  • Идеяләр романтизмы
  • Оптимистик романтизм
  • Пессимистик романтизм
  • Пассив романтизм
  • Классик романтизм
  • Көнчыгыш романтизмы
  • Гысъянчылык

3. МОДЕРНИСТИК ИҖАТ ТИБЫ / МОДЕРНИЗМ ЮНӘЛЕШЕ

Агымнары:

  • Символизм
  • Импрессионизм
  • Экспрессионизм
  • Экзистенциализм фәлсәфәсе
  • Акмеизм
  • Футуризм
  • Примитивизм
  • Абстракционизм
  • Сюрреализм
  • Имажинизм
  • Конструктивизм

ИҖЕК

Шигырьнең иң кечкенә берәмлеге. Татар шигырендә еш кына 1нче , 3нче тезмәләрдәге иҗекләр саны 2нче, 4нче тезмәләрдәге иҗекләр саныннан бергә артыграк яки кимрәк. Милли шигърияттә төп үлчәмнәр: 7 – 8, 8 – 7, 8 – 9, 9 – 8, 9 – 10, 10 – 9.

ИНВЕКТИВА

Кискен көлү, гаепләү.

ИНТОНАЦИЯ

Стиль доминантасы, сөйләмнең аһәңе, тизлеге, яңгырашы. Ул:

  • шартлы,
  • күтәренке,
  • сагышлы,
  • моңлы,
  • авыр,
  • кайгылы,
  • сызланучан (экзистенциаль),
  • уйлану (медитатив),
  • катгый,
  • каршылыклы һ.б. була ала.

ИНТОНАЦИОН ШИГЫРЬ

Буыннар төшеп калу яки өстәлү сәбәпле, төрле ритмик үлчәмдә язылган шигырь формасы. Күрсәткечләре: күп нокталар, кабатлаулар, өндәүләр.

ИРЕКЛЕ ШИГЫРЬ (ВЕРЛИБР)

Шигырь юлларында буыннар аны төрлечә, басымлы яки басымсыз иҗекләре ирекле санда булган, иҗекне арттыруга яки кыскартуга нигезләнгән шигырь формасы.

ИРОНИЯ

Иҗатчының сурәтләү предметын бәяләп көлүе.

КАКОФОНИЯ / ХИАТУС

Аһәңлелекнең бозылуы. Куркыныч вакыйгалар турында сөйләүгә күчкәндә, сурәтләнгән күренешкә язучының бәясе тискәре булганда,герой хисләренең каршылыклы, бер чиктән икенчесенә ташланучан булуын күрсәтү өчен кулланыла.

КАЛЬКА

Турыдан-туры башка телдән тәрҗемә итеп алынган яки башка башка телдәге үрнәккә охшатып төзелгән сүзләр, гыйбарәләр.

КАСЫЙДӘ

Күренекле тарихи затларның эш-гамәлләрен яки нинди дә булса тантаналы вакыйга-күренешләрне чиктән тыш күпертеп мактап, олылап язган шигырь, поэма.

КОМЕДИЯ

Көлке ситуциягә корылган, нигезендә көлке конфликт ята торган жанр. Кеше, җәмгыять тормышындагы кимчелекләрдән көлеп, комедия шуны бетерергә омтыла. Аңа әхлакый проблемаларга мөрәҗәгать итү хас. Кимчелекне кире кагу белән тәмамлана.

КОМПОЗИЦИЯ

Әсәр өлешләренең урнашу тәртибе.

Композицион принциплар:

  1. Кабатлау (иң әһәмиятле элементларны кабатлау, тормышның яңадан башлангыч ноктасына әйләнеп кайтуы).
  2. Көчәйтү (бер як, сыйфат, вакыйга хакында җентекләп сөйләү, охшаш вакыйгаларны янәшә кую).
  3. Каршы кую (контраст образларны сурәтләү, яки тормышны ике якка аерып, төрле бәя бирү).
  4. Монтаж (янәшә килүче образлар,элементлар ярдәмендә яңа мәгънә ачу).

Композицион алымнар:

  1. Тартмалы композиция (Урта гасыр төрки-татар әдәбиятында очрый торган, я вакыт-урын ягыннан, яки билгеле бер идея (мәсәлән, кешедәге уңай әхлак сыйфатларын раслау, тискәреләрен кире кагу) ярдәмендә чагыштырмача мөстәкыйль сюжет берәмлекләрен (хикәятләрне, кыйссаларны) бер әсәр эченә җыю, бер итү алымы.
  2. Көзгеле композиция (әсәр башында сурәтләнгән персонажларның, вакыйгаларның ситуацияләрнең ахырында капма-каршысы булып әйләнеп кайтуы).
  3. Каймалы (элмәкле, боҗралы) композиция (әсәрнең башында һәм ахырында бүлеп урнаштырылган вакыйга, күренеш белән каймалап алу.

КОНФЛИКТ

Вакыйга-күренешләр, гомумшн, хәрәкәт нигезенә салынган характерлар һәм хәлләр, карашлар һәм тормыш принципларының бәрелешүе.

Ул:

  • кешеләр арасында
  • кеше һәм тирәлек арасында
  • кеше һәм яшәү рәвеше арасында
  • кешенең үз эчендә булырга мөмкин.

1. Локаль конфликт — катнашучыларның эш-гамәлләре ярдәмендә чишелә алырлык конфликт.

2. Субстанциаль конфликт — чишелә алмаслык конфликт.

КЫЙТГА

Шәрык поэзиясендә фәлсәфи, дидактик фикер белән сугарылган, кыскалыкны (кимендә ике юл), фикер тыгызлыгын таләп итүче кыска лирик шигырь.