ЛИРИК ГЕРОЙ

Лирикада автор образын, автор аңын белдерүче ысулларның берсе; әсәрдә уй-хисләре, эчке халәте чагылыш тапкан, шагыйрьнең хисләреннән тыш, күпчелек кешеләргә хас уй-кичерешләрне гәүдәләндерүче, бәян итүче образ.

ЛИРИКА

Әдәбиятның тормышны теге яки бу ситация-хәлләр тудырган аерым бер халәт, уй, фикер, хис, кичерешләр аша лирик “мин” исеменнән сурәтләүче төре.

Лирика жанрлары

  1. ПЕЙЗАЖ ЛИРИКАСЫ

Табигать сурәте тудырылган шигырь.

  1. ГРАЖДАНЛЫК ЛИРИКАСЫ

Ниндидер тарихи вакыйга, хәл, җәмгыятьтәге тәртип-мөнәсәбәтләр, хаксызлыкларга кагылышлы туган хис-кичереш сурәтләнә.

  1. СӘЯСИ ЛИРИКА

Сәяси факт, билгеле вакыйга-хәлгә нигезләнеп язылган шигырь.

  1. КҮҢЕЛ ЛИРИКАСЫ

Лирик геройның шәхси тормышы-язмышы белән бәйле хис-кичерешләре сурәтләнгән шигырь.

  1. ФӘЛСӘФИ ЛИРИКА

Тормыш-яшәеш кануннарына мөнәсәбәтле уйланулар, тормыш кануннарын күрсәтү-бәяләү үзәккә куелган шигырь.

ЛИТОТА

Әдәби кечерәйтү ярдәмендә ясалган сурәтләү чарасы.

МӘДХИЯ

Мактауга корылган лирик жанр, танылган шәхесләрнең, күпчелек очракта хакимият вәкилләренең – патша, хөкемдарларның шәхесен, эш-гамәлләрен, яшәешен мактый яисә нинди дә булса тантаналы, шатлыклы бәйрәмнәр уңае белән иҗат ителә.

МӘРСИЯ

Шәрык һәм татар әдәбиятында вафат булганткешеләрне, кагыйдә буларак, танылган шәхесләрне мактау, аның күркәм сыйфатларын бәян итү шигыре.

МӘСӘЛ

Тормыштагы гыйбрәтле яки кимчелекле күренешләрне, капма-каршы холык сыйфатларын аллегорик образларбәрелешендә күрсәтүче, әхлакый гомумиләштерү белән тәмамлана торган әсәр

МЕТАФОРА

Күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы.

  1. Гади метафора
  2. Контекстуаль метафора
  3. Мифологик метафора һ.б.

МЕТОНИМИЯ

Бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы. Метонимия күренешне яки төшенчәне таррак исем: аның вакыт, урын яки материалы белән бәйләнештәге сүзгә алыштырудан гыйбарәт.

МЕТРИК ШИГЫРЬ СИСТЕМАСЫ

Латин һәм гарәп телләрендә кыска (кыска әйтелешле “U“) һәм озын (сузып әйтелешле “-“) иҗекләр кулланыла.

Озын һәм кыска иҗекләр чиратлашып, ритм тудыра торган борынгы латин, юнан (грек) шигырь төзелеше метрик шигырь төзелеше дип атала.

Гаруз — гарәп метрик шигыре.

Табан / стопа

Антик шигырьнең төп ритмик элементы, озын һәм кыска иҗекләрнең тезелүеннән барлыккак килгән һәм, тәртипле кабатланып, тезмшнең эчке ритмын нигезләгән берәмлек.

Метрик шигырь системасында табан өлгеләре:

  1. Хорей  ( — U )
  2. Ямб (U — )
  3. Дактиль ( — U U)
  4. Амфибрахий (U – U)
  5. Анапест (U U — )
  6. Бакхий (U — — )
  7. Амфимакр ( — U — )
  8. Антибакхий (- — U)
  9. Ионик восходящий (U U — — )
  10. Ионик нисходящий ( — — U U)
  11. Пеон беренче ( — U U U)
  12. Пеон икенче (U — U U U)
  13. Пеон өченче (U U – U)
  14. Пеон дүртенче (U U U — )
  15. Эпитрий беренче / һәзаҗ (U — — — )
  16. Эпитрий икенче / рәмәл ( — U — — )
  17. Эпитрий өченче / рәҗәз ( — — U — )

Эпитрий дүртенче ( — — — U)

МОТИВ

Әдәбиятта кабатланып торучы сюжет схемасы.

  • Мәхәббәткә омтылу
  • Мәхәббәт өчпочмагы
  • Герой һәм тирәлек аңлашмаучылыгы
  • Яхшылык һәм явызлык көрәше
  • Бәхетле булырга теләү
  • Тормыш мәгънәсен эзләү һ.б.

Шигърияттә ачкыч-сүзләр мотив вазифасын башкара.

МӨГАММӘ

Шәрык әдәбиятларында укучы белән уен коручы, табышмак характерындагы шигырь формасы.

МӨЛӘММӘГЪ

Шәрый шигъри атамасы, ике яки берничә тел катнашында язылган шигырь.

МӨНАЗӘРӘ

Бәхәс рәвешендә язылган шигырь формасы.

МӨНӘҖӘТ

Шәрык әдәбиятында һәм халык авыз иҗатындагы лирик жанр. Эчтәлеген Аллага мөрәҗәгать аша гөнаһлардан арынуга омтылу, “үз-үзең белән сөйләшү”, моң-зарларны сөйләү тәшкил итә.

МӨРӘББӘГЪ

Дүртьюллык строфалары аааб, вввб, гггб рәвешендә рифмалашучы, төрле темаларга язылган лирик шигырь формасы. Гадәттә, һәр строфаның соңгы тезмәсе бөтен әсәр өчен дә уртак.

МӨСӘДДӘС

Шәрык әдәбиятында алтыюллык строфалардан төзелгән лирик шигырь формасы. Аааааа, ббббба, вввввва рәвешендә рифмалаша.