НӘСЕР

Эмоциональлеге, ритмик төзелеше ягыннан шигъри сөйләмгә якын, хис-кичереш эволюциясен күрсәтә торган чәчмә әсәр.

НЕОЛОГИЗМ

Тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр, фразеологик гыйбарәләр, алынмалар.

НОВЕЛЛА

Гадәти булмаган ситуациягә корылган, көтелмәгәнчә тәмамланучы, чишелеш вакытында геройның яңа якларын ачып тетрәнүгә тәэсир итүче жанр.

ОКСЮМОРОН / ОКСИМОРОН

Эпитетларның бер төре, ачыкланучы һәм ачыклагыч сүз-гыйбарәләрнең каршылыклы булуын таләп иткән сурәт. Ул мәгънә ягыннан ерак булган сүз-гыйбарәләрне берләштерә.

ОМОНИМНАР

Аваз төзелеше, әйтелеше ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр.

Тулы булмаган омонимнар: омофон, омограф, омоформа.

ОХШАТУ

Нинди дә булса күренешне авазлар ярдәмендә күз алдына бастыру.

ОЧЕРК

Әхлакый төстәге, документальлеккә нигезләнгән, геройның бер сыйфатын аерып күрсәтергә хезмәт итә торган жанр. Жанр төрләре:

  1. Очерк-портрет
  2. Очерк-сәяхәтнамә
  3. Очерк-хатирә
  4. Проблемалы очерк

ПАРАДОКС

Инкарь итү дәрәҗәсенә җиткән каршы кую.

ПАФОС

Әсәрнең эмоциональ көйләнеше, яңгырашы, аһәңе.

  1. Героик  — батырлыкка дан җырлау, кешенең бөеклеген раслау. Аерым кеше яки кешеләр төркеменең үз идеалларын яклап көрәшү тарихы күрсәтелгән әсәрләрдә яңгырый. Геройлар автор идеалы яктылыгында арттырып, хыялыйрак сурәтләнә. Күтәренке тон, бөек омтылышларны җиңдерү теләге ассызыклана.
  2. Романтик — бөеккә, чистага, яктыга омтылудан туган күтәренке рух, ләкин шул омтылышның пассивлыгы китереп чыгарган борчылу, сагыш.  Идеалга омтылу, ләкин аның чынбарлык белән туры килмәү тарихы яктыртылган әсәрләргә сайлана. Геройлар хыялый, матур, саф булып, сагыш катыш соклану белән бирелә.
  3. Фаҗигале  — кеше аңында һәм тормышыдабулган каршылыкларның иң югары ноктага җитүе, үлемгә илтүе. Аерым кеше яки кешеләрнең яратканнарын, ирек, бәхет, матурлыкны, гомумкешелек кыйммәтләрен яклап көрәшү мәҗбүрияте тарихы чагылган әсәрләрдә табыла. Геройлар йөрәк кушкан белән бурыч арасыда бәргәләнә, югалту ачысы кичерә, аерым кеше трагедиясе кебек тә аңланыла. Геройлар көчле, ләкин язмыш, югары көч, закон каршында фаҗигагә бара.
  4. Драматик — кешенең иҗтимагый һәм шәхси тормышындагы каршылыкларны аңлаудан туган курку, борчылу, сызлану. Тормыш һәм кешеләр каршылыклар эчендә сурәтләнеп, мондый хәл яки хакыйкатьне аңлап, көрәшүгә яки чарасызлыкка китерә. Тормышы куркыныч астына куелган геройлар кызгандыра: борчылу, кайгыру, дулкынлану, киеренкелек хас.
  5. Сентименталь  — жәлләү, кызгану, аңларга тырышу хисләренең өстенлек алуы. Бу хисләрне геройлардагы матурлык һәм көчсезлек яки тышкы ямьсезлек һәм рухи матурлык, намуслылылк берлеге китереп чыгара.
  6. Сатирик — тормышның (шәхси, иҗтимагый) аерым бер якларын тәнкыйтьләп көлү, кире кагу, мыскыл итү. Ґүзенә тискәре мөнәсәбәт тудырырлык геройлар алына, авторның тискәре көлүеҗитди, уйланып-борчылыпкөлү белән үрелә.
  7. Комик — зур булмаган кимчелекләрдән яратып, җылы көлү. Эчке бушлыкны тышкы ялтырау белән каплаучы, шәхси үзенчәлекләре калку күренеп торган, ләкин автор идеалына каршы килүче геройлар үзәккә куела.

ПЕЙЗАЖ

Әсәрдә җанлы һәм җансыз табигатьне сурәтләү.

Вазифалары:

  • вакыйганын урынын, вакытын билгеләү
  • сюжетка катнашу яки аны үзгәртү
  • автор фикерен белдерү

ПЕРИФРАЗ

Әбернең, күренешнең исемен яки атамасын алыштырып әйтү. Мәсәлән, йөрәгемне кайнар итте / Сандугачым — / Тома ятимем (Зөлфәт) – исалында сандугач яраткан кешене белдерә.

ПОВЕСТЬ

Төп герой тормышындагы берничә охшаш яки каршылыклы хәл, вакыйгалар тезмәсе сурәтләнгән әсәр. Берничә сюжет сызыгы бер үзәк тирәсенә берләшә. Герой яки геройлар язмышы бер катлам кешеләр тормышына хас закончалыкларны күрсәтә.

ПОРТРЕТ

Әдәби әсәрдә кешнең тышкы кыяфәтен (йөз, тән төзелеше, кием, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләр, фикер-хисләр, сөйләм) тасвирлау.

  1. Портрет-сурәтләү – үзе күргәнчә детальләп күрсәтеп бару.
  2. Портрет-чагыштыру – башка персонажлар, билгеле кешеләр, җанлы һәм җансыз күренешләр, әйберләр белән чагыштыру.
  3. Портрет-тойгы – герой кыяфәте тудырган хис-тойгыны сурәтләү.
  4. Психологик портрет – тышкы кыяфәт аркылы эчке халәтне бирү.

ПОЭМА

Сюжет сызыклары лирик чигенешләр, хис-кичереш һәм мөнәсәбәт белдерү белән үрелеп баручы, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр күтәрә торган жанр.

ПРОБЛЕМА

Әсәр материалында куелган үткен каршылыклар, мәсьәләләр.

Проблематика:

  • Әсәрдә күтәрелгән берничә проблема җыелмасы проблематика дип атала.
  • Иҗтимагый-сәяси (җәмгыять тормышындагы аерым бер яклар белән бәйле)
  • Мифологик (табигать яки мәдәният белән бәйле мәсьәләләрне фантастик-генетик планда карау)
  • Милли (милли сыйфатлар, яшәү рәвеше, характер үзенчәлекләре белән бәйле)
  • Фәлсәфи (кешелек, фәлсәфә, яшәеш законнары)
  • Кеше (шәхес, андагы үзгәрешләр, шәхси үзенчәлекләргә караган мәсьәләләр)

ПСИХОЛОГИЗМ

Кешенең эчке дөньясын ачуга хезмәт итә торган алымнар берлеге; язучының кеше күңеленә үтеп керү, аның халәт-кичерешен сурәтләү осталыгы.

  1. Эчке (туры) психологизм (геройның эчке дөньясын турыдан-туры, сүзләре, эчке көрәш, уй-фикер, күзаллау аша сурәтләү).
  2. Тышкы (читләтеп сурәтләүче) психологизм (эчке дөньяны тышкы билгеләр ярдәмендә ачу).
  3. Ачыклаучы психологизм (аңлатып, хисләрне атап үтү).

Психологизмны тудыручы алымнар:

  1. Психологик анализ – өченче заттан кешенең күңел хәрәкәтен җентекле сөйләп-күрсәтеп бару.
  2. Үзанализ – беренче, өченче заттан геройның уйланып, үз-үзе белән сөйләшүе.
  3. Эчке монолог – геройның авторга үз халәтен сөйләве.
  4. Фикер агышы – уйларның тәртипсез урнашуы, саташу, төшләнү.
  5. Җан хәрәкәте – бер фикернең үсеп, икенче фикергә әверелүе.
  6. Дәшми калу – күңелнең күренер-күренмәс дулкынлануы, аңның тирән катламнары, язучының язучының хисләр стихиясе хәрәкәтләрдә, эмоциональ ишарә белән, әшми калу аша ачыла.