РӘДИФ

Рифма хасил итүче гыйбарәнең бер сүзе тезмә саен кабатлану.

РЕФРЕН

Шигырьнең һәр строфасында яки строфаның билгеле бер урынында кабатланып килүче тезмә.

РИТМ

Сөйләм беләмлегенең тигез вакыт аралыгында кабатланып, чиратлашып торуы.

РИТОРИК СОРАУ, РИТОРИК ЭНДӘШ, РИТОРИК ӨНДӘҮ

Лирик геройга яки хикәяләүченең укучыга, әсәрдә сурәтләнгән образга эндәшүе, соравы, өндәве. Риторик өндәү ярдәмендә кисәтү, соклану төсмере тудырыла.

РИФМА

Ритмик төзелеше бердәй тезмәләр ахырында аваздаш кабатлаулар яки охшаш яңгырашлы сүзләр. Рифма 2, 3, 4, 5 тезмәне бербөтенгә әйләндерә.

Татар сүзләренең нечкә һәм калын әйтелешенә карап, рифма:

  • Нечкә әйтелешле, калын әйтелешеле
  • Рәдифле
  • Катлаулы (вакыт белән – йакут берлән, һәр ягы – тау ягы),
  • Гади (тамчысы – илһамчысы, театр – император)
  • Төгәл (мәйдан – кайдан, уйнатадыр — уйлатадыр)
  • Ябык
  • Ачык
  • Омонимик
  • Төгәл булмаган (әйдәле – файдалы, өермә – килергә)

Рифмалаштыру ысулларына карап:

  • Янәшә / парлы рифма (аабб)
  • Юларалаш рифма (абав)
  • Аралаш рифма (абаб)
  • Камаулы-боҗралы (әйләнмә) рифма (абба)

Робагыйларда – ааба, газәл һәм касыйдә жанрларында строфалар аа ба ва рәвешендә рифмалаша.

РОБАГЫЙ

Урта гасыр Шәрык поэзиясендә киң таралган, фәлсәфи, әхлакый, гыйшкый, иҗтимагый эчтәлектәге дүртьюллыктан торучы лирик жанр.

РОМАН

Аерым кешеләрнең шәхси теләк-омтылышлары, язмышы һәм тирәлек белән бәрелеше сурәтләнгән, шулар ашакеше һәм җәмгыятькә бәя бирелә, холык-фигыль ачыла торган зур күләмле әсәр. Тормыш-яшәешнең бер аралыгы, чорына хас кануннарны билгели.

САРКАЗМ

Сурәтләнә торган күренештән ачы, үткен, үтергеч көлү; ирониянең иң югары дәрәҗәсе. Сарказмда көлү, кире кагу, тәнкыйтьләү нигездә ачыктан-ачык белдерелә. Тыныч тон белән җиткерелүче ирониядән аермалы буларак, биредә канәгатьсезлек, ачулану сизелеп тора.

САТИРА

Иҗатчының сурәтләү предметына тискәре мөнәсәбәт белдереп көлүе.

СИЛЛАБИК (ИҖЕКЛЕ) ШИГЫРЬ

Татар шигыре силлабик (иҗекле) шигырь буларак билгеле.

Силлабик шигырьдә ритм тезмәдә иҗек санының тигез булуыннан барлыкка килә, рифма иҗек саны ягыннан тигез тезмәләрне ялгый, тезмәнең күләме, иҗекләр саны шигырьнең темпын билгели.

Татар шигъриятендә 3-4, 4-5, 5-5, 6-6, 7-7, 8-8, 9-9, 10-10, 11-11, 11-12, 12-11, 12-12, 14-14, 14-15, 15-15, 16-16, 16-17 иҗекле шигырь язу киң таралган булган. Хәзер 10-9 һәм 8-7 иҗекле шигырьләр күбрәк очрый.

СИЛЛАБО-ТОНИК (ИҖЕКЛЕ-БАСЫМЛЫ) ШИГЫРЬ

Силлабо-тоник система басымсыз белән басымлы иҗекләрнең тәртипле чиратлашуына корыла, ягъни үлчәм өлгесе басымлы иҗекләрнең саны һәм көче белән билгеләнә. Тезмәләрдә иҗекләр билгеле бер күләмдә кабатлана, басымнар тигез санда була, бу басымнар билгеле бер урында киләләр.

Үлчәмнәре:

  1. Хорей
  2. Ямб
  3. Дактиль
  4. Амфибрахий
  5. Анапест
  6. Пиррихий (U U)
  7. Спондей ( — — )

Биредә “ – “ – басымлы иҗек, “U” – басымсыз иҗек.

СИНЕКДОХА

Метонимиянең бер төре, күләм алмашыну ярдәмендә барлыкка килүче сурәтләү чарасы.ул бөтен урынына аның өлешен атау, кисәкне бөтен аша белдерү, берлек сан урынына – күплек һәм киресенчә файдалану төсен ала.

СИНОНИМНАР

Бер үк әйбер яки күренешне белдереп, аның төрле мәгънә нечкәлекләрен чагылдырып килүче сүзләр. Фразеологик синонимнар эвфемизмнар дип атала.

СОНЕТ

Ундүрт шигъри юлдан торган катлаулы строфаларның бер төре, шигъри форма.

СОФИЗМ

Ялгыш фикер. Ишетелә тәрәзәдән / шомырт чәчәк атканы. (Зөлфәт)

СТИЛЬ

  1. Әсәр стиле – аерым әсәргә хас булган мәгънә белдерү элементлары бөтенлеге.
  2. Шәхси стиль (язучы стиле) – язучы сөйләменә, язу рәвешенә хас үенчәлекләр.
  3. Чор стиле – әдәби алымнар системасының билгеле бер мәдәни-тарихи вакытта барлыкка килүче һәм бу заманга хас булган дөньяга мөнәсәбәтнең гомуми принципларныа нигезләнүче инварианты.
  4. Милли стиль – әдәби әсәрдәге дөньяга милли караш үзенчәлекләре, дөнья сурәтенбелдерүче гомуми тон,  колорит.

СТРОФА

 Ритм ярдәмендә оешкан тезмәләр бәйләме. Татар шигыре, нигездә, 2, 4, тезмәле строфалардан тора. Сирәк кенә 5, 6, 7, 8 тезмәле строфалар да очрый.

СҮЗ УЙНАТУ

Охшаш сүзләр ярдәмендә яңа мәгънә җиткерү.

СЫНЛАНДЫРУ / ПРОЗОПОПЕЯ

Җансыз предмет, күренешне җанлы итеп  күрсәтү.

СЮЖЕТ

Сюжет — вакыйга-хәлләр яки кеше холкы-характерының үсү-үзгәрү тарихы.  Ул:

  • Уйлап табыла;
  • Тормыштан алына (тарихи яки реаль, я автобиографик нигезле);
  • Башка чыганактан күчерелә ала.

Сюжетны конфликт хәрәкәткә китерә. Конфликтның барлыкка килүе, үсүе һәм чишелүе сюжетның аерым этапларын, элементларын хасил итә.

Сюжет

  • Динамик (үсүче) һәм адинамик (чишелешкә ашыкмый торган)
  • тарихи
  • Концентрик (бер конфликт тирәсенә оешкан)
  • Хроникаль (хронологик яктан туплана торган вакыйгалар)

Сюжет  элементлары:

  1. Пролог (әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан бик күпкә элек булган вакыйгаларны ниндидер максат белән әсәр башында сөйләп кую (бик сирәк очрый).
  2. Экспозиция (конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр, аның алшартлары белән таныштыру).
  3. Төенләнеш (конфликтның башлану ноктасы).
  4. Вакыйгалар үстерелеше (конфликтның зураю, тирәнәюе, аны чишәргә омтылышлар).
  5. Перипитияләр (геройлар язмышындагы, вакыгалардагы көтелмәгән борылышлар).
  6. Кульминация (әсәрдәге вакыйгаларның, көрәшнең иҗ югары ноктасы).
  7. Чишелеш (конфликтка нокта куелу, проблеманың хәл ителүе. Ул я конфликтның юкка чыгуын, я чишелә алмаслыгын күрсәтә).
  8. Эпилог (соңгы нәтиҗә, геройларның алдагы язмышларын хәбәр итү яки автор мөнәсәбәтен ачыклау).

Сюжеттан тыш элементлар

  1. Хәбәр итүче күренешләр (тышкы дөньяны әдәби сурәтләү).
  2. Лирик чигенешләр (авторның лирик, фәлсәфи, автобиографик һ.б. характердагы сүзләре, уйланулары).
  3. Читтән кертелгән вакыйгалар (сюжет белән бәйләнмәгән хәлләр турында сөйләү).
  4. Каймалап алу (әсәрнең башында һәм ахырында эчке мәгънәгә юл күрсәтү өчен кертелгән бәйләнешле күренешләр).

СЮЖЕТЛЫ ШИГЫРЬ

Ниндидер вакыйгаларга мөнәсәбәтле туган хис-кичерешләрне дә, әлеге вакыйгаларның сюжет булып оешуын да күрсәтә алган кечкенә хыялый-фантастик яки юмористик-сатирик әсәр.

  1. Публицистик
  2. Сатирик