ТАВТОЛОГИЯ

Апмплификациянең бер төре, әдәби әсәр теленә тискәре, тәнкыйди бәя бирү өчен хезмәт итә.

ТЕЗМӘ

Ритмик нигез яки шигырьнең аерым алынган бер юлы.

ТЕМА

  • язучы игътибар иткән тормыш күренеше;
  • “әсәр нәрсә турында” дигән сорауга җавап бирүче;
  • тормыш-чынбарлыкның вакыт һәм урын ягыннан төгәлләштерелгән, атап әйтелгән, тасвирлап бирелгән вакыйгаларга, күренешләргә, кеше язмышларына әйләндерелгән рәвеше.

1. Мәңгелек тема

Төрле заман һәм халыклар өчен уртак, кызыклы, әһәмиятле булган темалар. (мәхәббәт һәм нәфрәт, тугрылык һәм хыянәт, сугыш һәм тынычлык, яшәү һәм үлем, матурлык һәм ямьсезлек, аталар һәм балалар һ.б.)

2. Милли тема

Аерым бер этник төркемгә хас, башкалар өчен бик үк закончалыклы булмаган тема.

3. Тарихи тема

Билгеле бер вакыт, шул чордагы әһәмиятле тарихи вакыйгалар китереп чыгарган тема.

4. Персональ тема

Биографик һәм автобиографик әсәрләрдә үз-үзеңне танып-белү мөнәсәбәтле сайланган тема.

Тема шулай ук:

  • актуаль (заманча)
  • искерми торган
  • киң, тар
  • иҗтимагый,
  • әһәмиятле,
  • ачык, яшерен була ала.

Төрле сюжет сызыкларындагы вакыйга-күренешләр, төрле үзәкләр тирәсенә оешып, берничә берничә теманы берләштерсә, “тематика” термины кулланыла.

ТОНИК (БАСЫМГА НИГЕЗЛӘНГӘН) ШИГЫРЬ

Ритмны оештыручы төп чара – тезмәдә басымнарның тигез санда кабатлануы. Тезмәнең үлчәме басымлы сузыклар саны  белән билгеләнә.

ТРАГЕДИЯ

Үзәгендә үзеннән олырак көчләр белән (табигать стихиясе, җәмгыятьтәге кануннар, власть) көрәшкә чыккан шәхес конфликты ята торган жанр. Бу конфликт фаҗига, чишелә алмаслык каршылык булып, геройның һәлакәте белән тәмамлана. Ләкин бу җиңелү соклану, горурлану хисләре уята.

ТРАДИЦИЯ

Әдәбиятта әсәргә хас сыйфатлар, яклар, үзенчәлекләрнең сакланып калуы, даими кабатланып торуы, чордан-чорга күчеп яшәве.

ФӘХРИЯ

Шагыйрьнең үз талантын мактап язган шигыре.

ФРАЗЕОЛОГИЗМ

Әдәби текст эчендә фразеологизмнар ассоциатив сурәтләү вазифасын башкара. Бу очракта фразеологиз төшенчәсе халык телендәге мәкаль-әйтемнәрне дә, үткен, образлы гыйбарәләрне дә үз эченә ала.

ХИКӘЯ

Бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, ягы, аның үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче әсәр.

ХИКӘЯТ

Халык авыз иҗатының аерым мотивларын иҗади үзләштереп язылган романтик, фәлсәфи әсәр. Мәзәкләрне хәтерләтә, күренешләр метафора, аллегория ярдәмендә бирелә, көтелмәгән финалга ия.

ҺӨНӘРЧЕЛЕК СҮЗЛӘРЕ

Билгеле бер һөнәр кешеләренә хас сүзләр.