ЦЕЗУРА / ТУРАК

Шигырь юлы озын булганда ясалучы пауза.

ЧАГЫШТЫРУ

Нинди дә булса күренешне башка күренешкә охшату ярдәмендәбарлыкка килгән сурәтләү чарасы.

Күрсәткечләре:

  • -дай/дәй, -рак/-рәк, -ча/-чә аффикслары
  • Кебек, төсле, шикелле бәйлекләре
  • — бәйлек ролендә килгән сүзләр
  • Рәвешләр
  • Бул-, ит- кебек ярдәмче фигыльләр
  • Гүя, әйтерсең лә һ.б. теркәгечләр
  • Ничек — шулай формасындагы мөнәсәбәтле сүзләр һ.б.

Төрләре:

  1. Гади чагыштыру — чагыштыру бер сурәтләү объектын ачыклап-сыйфатлап килә; бер җөмлә эчендә берничә булып, төрле сурәтләү объектына карарга яки берсен төрле яклап күрсәтергә дә мөмкин.
  2. Киңәйтелгән (җәенке) чагыштыру – чагыштырыла торган күренешләрнең мөстәкыйль образлар аша сыйфатлануына корылган чагыштыру.
  3. Кайтма чагыштыру – нигездә, лирик әсәрләрдә генә һәм сирәк очрый, катлаулы сурәт барлыкка китерә (мәсәлән, Зөлфәт шигырендә йолдыздан тамчы булып тамган нурның күз яше булуы, күзяшенең исә нур кебек “януы”).

ШАРТЛЫЛЫК

Сәнгать әсәре – шартлы күренеш. Шартлылылк ягыннан әсәр ике билгегә карап бәяләнә:

  1. Тормыш-чынбарлыкка охшаш
  2. Тормыш-чынбарлыктан ераклашкан (фантастик)

Тормыштан ерагаю:

  • Теге яки бу күренешне соң чиккә җиткереп зурайтып сурәтләү, аның аерым сыйфатларын калкытып кую өчен;
  • Прогноз бирү, киләчәктә актуаль булачак проблемаларга игътибарны юнәлтү өчен;
  • Комиклыкка (юмор, сатира, ирония) ирешү өчен;
  • Кызыксыну уяту өчен (гадәти булмаган күренеш һәрчак игътибарны җәлеп итә) кирәк.

Тормыштан ерагаюны тәэмин итүче алымнар:

  • Табигатьтә булмаган җан ияләре, көчләр уйлап табу;
  • Читләтеп әйтү (гипербола, литота, аллегория);
  • Бер образда реаль һәм фантастик якны берләштерү;
  • Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре бозылу (алогизм).

ШИГЫРЬ

Тезмә формага салынган, сүзләр, иҗекләр ритм таләбенә ярашлы итеп урнаштырылган әдәби әсәр.

ЭПИТЕТ

Әдәби ачыклау ярдәмендә образ тудыру чарасы.

  1. Эпитет-бизәк ачыклаучы сүз әйбер яки күренешнең тотрыклы, төп сыйфатын белдереп килгәндә хасил була.
  2. Характерлаучы/индивидуаль эпитет ачыклаучы сүз очраклы, нәкъ менә конкрет сурәт өчен әһәмиятле булган сыйфатны беледереп килгәндә ясала.

ЭПОС

Әдәбиятның тормышны җентекләп, төрле яклап күрсәтүче, еш кына кеше, аның язмышы, ул катнашкан, шаһите булган вакыйгалар хакында детальләп хикәяләүче төре. Эпик әсәрдә мәгънә, автор әйтергә теләгән сүз, күтәргән мәсьәлә вакыйгада ачыла.

ЮМОР

Җитди нигезле яратып көлү, “көлү битлеге артында хуплау”.

ЯЛГАУ

Шигърияттә – тезмәнең, прозада – җөмләнең ахыргы сүзе яки гыйбарәсе алдагысын башлап җибәрү күренеше.

ЯНӘШӘЛЕК

Сүзләрне, гыйбарәләрне, элементларны янәшә куеп сурәтләү. Мәсәлән, Каеннар булсаң иде! / Я илем дип, / Я җирем дип / Бер шаулап куйсаң иде (М.Әгъләмов) – бу шигырь каен/кеше янәшәлегенә корылган.

ПАРИСОН / ИЗОКОЛОН

Абсолют янәшәлек, бер-берсенә тиңдәш конструкцияләрнең янәшә куелуы.

ХИАЗМ

Янәшәлекнең бер ягында сүз тәртибе үзгәрү яки кире тәртиптә кабатлану. Мәсәлән, Ул учаклар әле исәндер бит, / Исәндер бит әле учаклар. (Зөлфәт)

ЯҢАЧАЛЫК

Әдәбиятта яңа кануннар һәм кагыйдәләр булдыру, ачышлар ясау.