Нечкәлек билгесе (ь) язылышы (иҗекне нечкәртү, тартыкны нечкәртү функцияләре)

Нечкәлек билгесе рус теле аша кергән һәм график принцип буенча языла торган алынма сүзләрдә кулланыла. Рус теленнән кергән алынмаларда ул үзеннән алда килгән тартыкның рус телендәгечә нечкә әйтелешен белдерә. Пульс, табель, лагерь сүзләре шуңа мисал була ала.

Татар теленең үз сүзләре өчен ь билгесе хас түгел. Татар теленең үз сүзләрендә тартыкларның нечкә яки калын булуы шул сүзләрдәге сузыкларга бәйле: нечкә сузыклар янында килгәне тартыклар — нечкә, калын сузыклар янәшәсендә килгәннәре калын әйтелә. Шуңа күрә нечкә тартыкларны нечкәлек билгесе белән күрсәтү кирәк түгел. Күл, гөл, көл, ил кебек сүзләрдә тартык авазлар нечкә сузыклар янында нечкә әйтелә, аларны язуда нечкә итеп күрсәтү артык була.

ь билгесе шулай ук рус теле аша кергән исемнәрдән сыйфатларны аеру өчен дә хезмәт итә. Мәсәлән, идеал (нәрсә? — минем идеалым) — идеаль (нинди? — кеше). Игътибар итегез: матбугатта һәм хәтта фәнни хезмәтләрдә дә идеал кеше дип язу еш очрый. Болай язу дөрес була алмый. Идеал-кеше дип язу хатасыз саналырга хаклы.

Белгәнегезчә, татар телендә к, г хәрефләре [к] һәм [қ],[г] һәм[ғ] авазларына билге булып йөри.

Увуляр [қ], [ғ] авазлары иҗек яки сүз башында килгәндә, аларның дөрес укылышын тәэмин итү өчен калын сузык языла, ә иҗекнең нечкә әйтү өчен иҗек яки сүз азагында ь билгесе язу кирәк була. Шуңа күрә гамь, сәгать, табигать, фигыль кебек сүзләрдә ь куела. Әлеге кагыйдәне белмәү яки санга сукмау аркасында, хаталар аеруча күп ясала.

Игътибар итегез: Сибгат, Тәлгат кебек кеше исемнәрен ь билгесеннән башка язу да очрый. Болай язу без әйткән кагыйдәгә туры килми, һәм болай язу дөрес дип әйтеп булмый. Әмма Сибгат ага Хәким, Тәлгат Галиуллин кебек әдипләребезгә хөрмәт йөзеннән, исемнәрен үзләре шулай язу сәбәпле, аларны үзләре күрсәткәнчә язу гадәткә кергән.