Әдәбият теориясе
СОРАУЛАР
- Борынгы һәм Урта гасырлар әдәбиятында киң таралыш алган дини-әхлакый һәм суфыйчылык юнәлешләренә чагыштырма характеристика бирегез. Фикерегезне берәр мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.
- “Реализм” һәм “романтизм” төшенчәләренә чагыштырма характеристика бирегез. Фикерегезне берәр мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.
- “Трагедия” һәм “драма” төшенчәләренә чагыштырма характеристика бирегез. Фикерегезне берәр мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.
- Үткән уку елында өйрәнгәннәрне искә төшерегез һәм Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” повестеның төп идеясен аңлатыгыз.
- Үткән уку елында өйрәнгәннәрне искә төшерегез һәм Һади Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасының төп идеясен аңлатыгыз.
- Драма төре жанрларын санагыз. Трагедия жанрына мисал китерегез һәм дәлилләгез.
- «Лирик герой» төшенчәсен мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.
- Нәрсә ул композиция? Билгеле бер әсәргә нигезләнеп аңлатыгыз.
- Трагедия жанры турында сөйләгез. Фикерләрегезне мисаллар белән дәлилләгез.
- Фольклор һәм язма әдәбиятның үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгез.
- Суфичылык әдәбиятына хас үзенчәлекләр турында сөйләгез. Фикерләрегезне мисаллар белән дәлилләгез.
- “Лирик герой” төшенчәсен Г.Кандалый шигырьләре мисалында аңлатыгыз.
- Ф.Әмирханның берәр әсәре мисалында “Сатира” төшенчәсен аңлатыгыз.
- Татар шигырь төзелеше үзенчәлекләрен аңлатыгыз.
- Урта гасыр әдәбиятында күчемлелек, дәвамчанлык нәрсәләрдә ачык күренә? Санап үтегез.
- Үзең теләгән ике яки берничә урта гасырга караган әсәрләр мисалында күчемлелек һәм дәвамчанлыкны дәлилләп карагыз.
- Романтик иҗатка хас билгеләрне санагыз.
- Татар әдәбиятында романтизм иҗат методының башлангыч чиген билгеләгез. Дөрес дип тапканның янына + билгесе куегыз.
1) XIX гасырның II яртысы;
2) XX йөз башы;
3) Кол Галидән башлап (XIV гасыр). - Романтизмның төп сурәтләү предметлары:
1) табигать
2) кешенең хисләрне кичерү киңлеге, эмоциональ киеренкелек масштабы
3) кешенең рухи тормышы (эчке дөньясы, уй-кичерешләре)
4) җәмгыять һәм шәхес арасындагы мөнәсәбәтләр
5) цивилизациянең әхлакка тәэсир итүе
6) кеше яшәешенең мәгънәсе
Дөрес дип исәпләгән пунктларны түгәрәккә ал. - Үзегез теләгән бер әсәрнең романтик әсәр икәнлеген язмача дәлилләгез.
- Эпик төр әсәрләренә хас үзенчәлекләрне санап чыгыгыз.
- Түбәндәге исемлектән эпик төр жанрларын + тамгасы белән билгеләгез.
1) мәзәк
2) нәсер
3) мәсәл
4) сәяхәтнамә
5) хикәя
6) мәрсия
7) кыйсса
8) роман
9) очерк
10) парча (эссе)
11) эпопея - Үзегез теләгән бер әсәрнең эпик төргә каравын, ягъни эпиклыгын дәлилләгез.
- Китерелгән билгеләмәләрнең кайсы мифология төшенчәсен ачыклый:
А) уйдырмага корылган маҗаралы әсәрләр;
Б) борынгы кешеләрнең хыял ярдәмендә тудырган дөнья хакында образлы күзаллаулары;
В) кешенең хис-кичерешләрен әкияти геройлар тормышы белән сурәтләп бирү. - Нәрсә ул әсәр сюжеты?
А) персонажлар тормышы турында белешмә;
Б) әсәрнең төзелеше;
В) геройлар арасындагы мөнәсәбәт һәм вакыйгалар системасының вакыт һәм пространствода үстерелеп сурәтләнүе. - Дастан жанрына хас үзенчәлекләрне билгеләгез.
А) реаль чынбарлыкның билгеле вакыйгаларын эзлекле сурәтләү;
Б) вакыйга-хәлләр, уй-кичерешләр белән үрелеп бирелгән лиро-эпик әсәр;
В) авторның үз тормышы вакыйгаларына мөнәсәбәте сурәтләнеше;
Г) әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр, чынбарлык күренешләре, вакыйгалары үзара үрелешенә корылган әсәр;
Д) уйдырмага корылган маҗаралы сюжетлы мәхәббәт әсәре. - Кайсы иҗат методында иҗат итү әдиптән тарихи чынбарлыкның конкрет сурәтләнешен таләп итә?
А) реализм
Б) романтизм
В) сентиментализм - Татар драматургиясенең барлыкка килү чорын билгеләгез һәм беренче драма әсәрен атагыз:
А) XIX йөзнең беренче яртысы
Б) XIX йөзнең ахыры
В) XX йөз башы - Конфликт төшенчәсенә билгеләмә табыгыз:
А) әсәр сюжетының иң киеренке моменты
Б) геройларның каршылыклы максат, омтылыш, уй-фикерләре кисешүе
В) персонажлар арасындагы бәйләнеш - Әдәби әсәрләрнең драма төренә караучы жанрларын билгеләгез:
А) комедия
Б) пьеса
В) фарс
Г) драма
Д) поэма - Н.Исәнбәтнең “Идегәй” әсәре кайсы жанрга карый?
А) драма
Б) трагедия
В) комедия - Кайсы төшенчәләр “әдәбият төре” сүзенә туры килә?
А) лирика
Б) поэзия
В) драма
Г) баллада - Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең темасын билгеләгез.
- Эпик әсәрләрдә лирик чигенешләр ни өчен кертелә? Үзегез теләгән бер әсәр мисалында аңлатыгыз.
- Х.Туфан иҗатында лирик геройга нинди сыйфатлар хас?
- С.Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәренең төп каршылыгын билгеләгез.
- Түбәндәге әсәрләр нинди юнәлеш һәм иҗат методында язылган? Билгелә. Котбның “Хөсрәү вә Ширин”, З.Бигиевның “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә”, Г.Кандалыйның “Сәхипҗамалга”, “Мулла белән абыстай” әсәрләре.
- Эчтәлек, вакыйга, сюжет төшенчәләренә билгеләмә бирегез. Мисаллар китерегез.
- Мөхәммәдъяр лирик героена характеристика бирегез.
- Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” әсәренең темасын билгеләгез.
- Түбәндәге әсәрләр нинди юнәлеш һәм иҗат методында язылган? Билгеләгез. Г.Исхакыйның “Кәләпүшче кыз”, “Зөләйха”, Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт”, Г.Тукайның “Милли моңнар”, Дәрдемәнднең “Видагъ” әсәрләре.
- Катнашучы, характер, тип һәм хикәяләүче төшенчәләренә билгеләмә бирегез.
- С.Рәмиевнең лирик героена характеристика бирегез.
- Г.Исхакыйның “Көз” әсәренең темасын билгеләгез.
- Түбәндәге әсәрләр нинди юнәлеш һәм иҗат методында язылган? Билгеләгез. М.Җәлилнең “Кызыл ромашка”, Н.Исәнбәтнең “Идегәй”, А.Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә”, И.Юзеевның “Өчәү чыктык ерак юлга”, Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” әсәрләре.
- Образ, деталь, символ, мотив төшенчәләренә билгеләмә бирегез.
- Р.Фәйзуллинның лирик героена характеристика бирегез.
ТЕСТЛАР
1. Халык авыз иҗатында эпик характердагы, гадәттә, әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп уйланган әсәр.
— баллада
— дастан
— бәет
— хикәят
2. Төрки-татар әдәбиятларында кечкенә күләмле дидактик характердагы әсәр:
— кыйсса
— газәл
— касыйдә
— хикмәт
3. Теге яисә бу сыйфатны арттырып, купшы пафос белән чагылдырган мактау шигыре:
— мәдхия
— мәрсия
— кыйтга
— мөнәҗәт
4. Әдәбиятта үткән чорларда формалашкан, актуаль һәм кыйммәтле дип кабул ителгән, үзләштерелгән яисә иҗат ориентиры итеп алынган тәҗрибә:
— яңачалык
— кыйммәтләр
— традиция
— мирас
5. Теге яисә бу кешедән, әйбер-күренештән усал һәм ачы итеп көлү:
— юмор
— сатира
— пародия
— ирония
6. Персонажларның трагик каршылыгына нигезләнгән һәм гадәттә фаҗига белән тәмамлана торган драматик әсәр:
— драма
— трагикомедия
— трагедия
— мелодрама
7. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелешеннән чыккан нәтиҗә:
— тема
— идея
— эпилог
— эчтәлек
8. Драматик әсәрдә вакыйганың урынын, вакытын, персонажның хәл-халәтен һ.б. ачыкларга ярдәм итә торган автор аңлатмасы:
— ремарка
— реплика
— пролог
— чишелеш
9. Геройларны кискен каршылыкта сурәтләүче, романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр:
— мөнәҗәт
— робагый
— баллада
— нәсер
10. Төп герой тормышындагы вакыйгаларны бер үзәккә туплап сурәтләгән уртача күләмле эпик әсәр:
— роман
— хикәя
— повесть
— новелла
11. Әдәби әсәрдә геройның эчке дөньясын ачуга хезмәт итә торган алымнар берлеге:
— хронотоп
— психологизм
— портрет
— пейзаж
12. Әсәрдә вакыйга-хәлләр яисә кеше характерының үсү-үзгәрү тарихын сурәтләү:
— сюжет
— төенләнеш
— мотив
— конфликт
13. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы композицияне аңлата:
— әсәрдә куелган проблемаларның хәл ителеше
— әсәрнең тәмамланган өлеше
— әсәрнең аерым компонентларын, өлешләрен бер тәртиптә төзү, оештыру
— әдәби әсәрдәге каршылык, көрәш
14. Тормышчан вакыйга-күренешләр кешенең хис-кичерешләре белән тыгыз бәйлелектә бирелгән лиро-эпик әсәр:
— повесть
— баллада
— поэма
— газәл
15. Кемнең яисә нәрсәнең дә булса сыйфатларын арттырып сурәтләгән, шул ук вакытта теләк-максат мәгънәсен белдергән лирик әсәр:
— мәрсия
— мәдхия
— касыйдә
— газәл
16. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы конфликтны аңлата:
— әдәби әсәрдәге вакыйгалар тезмәсе
— чынбарлык күренешләрен сайлап алу, бәяләү ысулы
— персонажларның тормышка карашлары, характерлары каршылыгыннан килеп чыккан бәрелеш, көрәш
— әсәрдәге вакыйгаларның, көрәш-тартышның иң югары ноктасы
17. Үзәк герой тормышындагы билгеле бер вакыйгалар тезмәсен бер сюжет сызыгы рәвешендә сурәтләгән урта күләмле эпик әсәр:
— очерк
— роман
— повесть
— хикәя
18. Драматургия төренә караган жанр атамасы түгел:
— комедия
— поэма
— фарс
— драма
19. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсысы идеяне аңлата:
— чынбарлыктагы вакыйгаларның, кеше характерларының билгеле бер эзлеклелектә сурәтләнүе
— әсәр нигезенә салынган вакыйгаларга таянып күтәрелгән мәсьәләләр җыелмасы
— әдәби әсәрнең бер эпизоды
— әсәрдә куелган мәсьәләләрне хәл итүдән, чишүдән килеп чыга торган төп фикер
20. Сюжеттагы гадәттән тыш хәлләрнең символик-аллегорик сурәтләнешенә нигезләнгән лиро-эпик жанрдагы әсәр:
— баллада
— поэма
— мәрсия
— дастан
21. Конфликт төшенчәсенә билгеләмә табыгыз:
— әсәр сюжетының иң киеренке моменты
— геройларның каршылыклы максат, омтылыш, уй-фикерләре кисешүе
— персонажлар арасындагы бәйләнеш
22. Нәрсә ул әсәр сюжеты:
— персонажлар тормышы турында белешмә
— әсәрнең төзелеше
— геройлар арасындагы мөнәсәбәт һәм вакыйгалар системасының вакыт һәм пространствода үстерелеп сурәтләнүе
Соңгы яңарту: 25.06.2015.
Фикер алышу