Бөек Ватан сугышы чоры
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты буенча сорау-биремнәргә җавап бирегез.
1) Бөек Ватан сугышы кырларында яисә дошман әсирлегендә һәлак булган әдипләрне атагыз.
2) Батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә, иҗаты өчен Ленин премиясенә лаек булган әдипне атагыз.
3) Поэзиядә чагылыш тапкан тема-мотивларны күрсәтегез, һәрберсенә мисал китерегез.
4) Сугыш чорында язылган хикәяләрне һәм авторларны атагыз.
5) Сугыш чорында язылган драма әсәрләрен күрсәтегез.
6) Ә.Еникинең сугыш чорында язылган хикәяләрен атагыз, аларны нәрсә берләштерә?
7) М.Җәлилнең “Кошчык” шигырендәге яшәү һәм үлем фәлсәфәсен аңлатыгыз.