Эпик жанрдагы әсәрләргә анализ ясау

Чәчмә әсәр анализлау планы

1. Әсәрнең язылу вакыты, тарихы (билгеле һәм кирәк булса).
2. Төп әдәби образлар системасы. Аларны сыйфатлау.
3. Сюжет бирелеше. Конфликт.
4. Әсәрнең тема, проблема, идеясе.
5.Сурәтләнгән дөнья ( пейзаж, портрет, әйләнә-тирә дөньяны тасвирлау).
6. Әсәрнең композициясе.
7. Әсәрнең теле (автор сөйләме, хикәяләү, сурәтләү, персонажлар сөйләме, тел-сурәтләү үзенчәлекләре).
8. Жанры.
9. Әсәрнең язучы иҗатында тоткан урыны.
10. Татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы.

1. Г.Гыйльмановның “Ике йөрәкле кеше” хикәясен анализлагыз.

Ике йөрәкле кеше

Андый буранлы көннәр кыш көннәрендә күп булмый торгандыр. Әнкәй мондый буранны «җен туе» ди. Күз ачкысыз кар гарасаты. Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең… Ничек кенә җылы киенсәң дә, суык җил «ә» дигәнче сине үзенең зәмһәрир кочагына йолып ала, тәнеңдәге һәр күзәнәгеңә салкын энәсен кадап чыга… Бит-йөзеңне тун якалары белән томалап, үз-үзеңне кочып, ярым йомарланган хәлдә барасың да барасың. Иң мөһиме, трамвай тукталышына кадәр алып баручы сукмакны югалтмаска кирәк… Гел шул хакта гына уйларга туры килә. Уйларың башка якка китеп, юлдан язсаң, тиз генә эзгә төшәм димә. Әле дә ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак карын ялап та, кимереп тә ала алмый…
Мин ул тавышны байтактан ишетеп килдем. Башта аны җил галәмәтедер дип уйладым. Аннары күңелемә, зәһәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә, дигән уй төште. Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя, ачыклана гына барды…
Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул төргәккә мин аздан гына китереп басмадым. Үзем дә сизмәстән читкә тайпылдым. Төргәк кыймылдап куйды. Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде. Әйе, ята иде, чөнки чак кына калкына башласа, аны җил, сукмактан кубарып, үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле иде.
Көчекне кулыма алдым. Аның калтыранган тәнен тойдым. Тиздән бу калтырану үземә дә күчте, һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте…
Изүемне ачып, көчекне куеныма куйдым. Җылыны тоеп алган тере йомгак үзе дә эчкәрәк үрмәләде, нәкъ йөрәк турысына барып җитеп, борынын култык астына төртте дә тынып калды…
Минем үземә дә җылы булып китте. Бураны-кары да, зәһәр суыгы да инде куркытмый. Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем. Уен эшмени – куенымда ярсып-ярсып берьюлы ике йөрәк тибә ләса!

2. Г.Гыйльмановның “Туган нигез” хикәясен анализлагыз.

Туган нигез

Машинам каршында пәйда булган авылга килеп керү белән йөрәгем кысылып куйгандый булды, хәтта ешрак тибәргә кереште, күңелем ымсынып җилкенде, ярсынган җаным, бишектәге сабый кебек, ниндидер җылы бер дулкында тирбәлеп тора башлады. Мин, ашыгып-кабаланып, бу халәтемнең сәбәбен эзләдем. Карашым әле тигез итеп коелган, төрледән-төрле төсләргә буялган коймалар буйлап йөгерде, әле пөхтә, җыйнак, берсеннән-берсе матур йортларга кагылып, һәрберсенә азга гына булса да тукталып үтте. Аннары урам башында бер урынга җыелып торган биек тупылларга күзем төште. Карашларым, шул тупыллар буенча үрмәләп, томырылып күккә менеп киттеләр. Һәм юкка түгел. Алар анда сихри нур балкышына юлыктылар… Юк, балкыш кына түгел иде бу. Минем алдымда ниндидер тылсым белән күктән килеп иңгән, яисә күккә иңеп югала торган нур баганасы иде. Әнә ул кояшка кадәр менә дә, аны да узып, күкнең җиде катына, илаһи дөньяга кадәр күтәрелә…
Очына менеп җитә алмыйча, бу сихри нур сукмагы буйлап кабат җиргә – авылның нәкъ урта бер җиренә төштем… Шунда гына чамалап калдым: бу сихри сукмак урам уртасындагы яшел капкалы, алтынсу төскә буялган йортны яктыртып, балкытып тора икән. Әкият дими ни дисең инде… Көпә-көндез нурланып, балкып торсын әле бу йорт!.. Машинамны шул йортка табан борам, акрын гына килеп, янәшәсендә бөдрә толымнарына уралып утырган шомырт куагы үскән капка төбенә тукталам… Кыймылдарга да куркып, бераз тын калып торам. Юк икән, тыйнак кына елмаям икән…
Күңел шушы капкага керергә өнди, җаным шушы кояшлы, нурлы өйгә ымсына. Машинадан төшеп, баягы нур яңгырына коенасы килә. Ә мин чыкмыйм… Илаһи очрашу ләззәтен бераз кичектерәсем килә, ахры… Күңел алдагы сихри, хәтта бераз шаукымлырак яшәү мизгеленә өлгереп җитмәгән кебек… Йөрәк тибеше дә тансыкласын бераз…
Шулай булды да. Кинәт мин үземне бәхетле итеп тойдым. Дөньям түгәрәкләнде. Күңелем үз урынына утырды. Шул бәхетемне куеныма алып, ишекне ачтым, тышка омтылдым… Күпереп торган яшел чирәм өстенә бастым, бөтен барлыгым белән җирнең җылысын, җилнең назын, дөньяның сулышын тойдым…
Ә нур балкышы шул килеш тора. Дулкыныланып-дулкынланып ала, кояшның үзе кебек, алтынсу төскә буялган йорт өстендә ялкынсынып уйный…
Яшел капканы ачып эчкә кердем. Күңелгә ургылып ниндидер җылы җил-дулкын килеп бәрелде. Шул ук мизгелдә ниндидер серле, дәртле-моңлы аһәң сызылып, яңгырап тора башлады… Юк, бу бәхет кенә түгел, бу – илаһи хыял, Ходай мәрхәмәте, иң мөһиме, хакыйкать белән очрашу кебек иде. Бу хакыйкатьне бала чагымда, аннары… беренче мәхәббәтем белән очрашу вакытында гына татыганым булгандыр…
Кинәт өй ишеге ачылып китте. Һәм мин берьюлы бәхет, изге хәтер, илаһи хыял, киләчәк һәм хакыйкать белән очраштым…
Каршымда кайчан гына кайтсам да сизенеп каршы чыга торган газиз кешем – сөекле әнкәем басып тора иде. Туган авылыма кайткан, туган нигеземә аяк баскан мәл иде бу!

3. Г.Гыйльмановның “Минем янга атлар килде…” хикәясен анализлагыз.

Минем янга атлар килде…

Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче Матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган…
Атлары табылыр. Табылмаса да берни эшләр хәл юк. Ат дип инде… Гомер-гомергә атлар югалып торган. Кеше бәласе түгел бит. Ә менә кеше баласы… Кеше баласы кызганыч. Кайдадыр буран куенында хәлсез, җансыз булып ята микән мескенкәй?
Авыл ирләре, икегә бүленеп, бер төркеме ындыр артларыннан, икенчесе Чабак елгасы буйларыннан йөреп кайтырга булдылар. Хатын-кызлар, җыелышып, Халидәне тынычландырырга калдылар. Берничә сәгатьтән бишәр-алтышар кешелек ике төркем иске тегермән буасы өстендә очрашты. Буранның, тагын да көчәеп, пыр тузынган бер вакыты иде бу. Ул ихтыярсыздан гарасат эчендә калган Хода бәндәләренең әле бүрек колакларыннан, йә булмаса күтәрелгән якаларыннан яисә җиң-чабуларыннан тарткалап китә, әле юлны карау өчен генә ачылып алган йөзләренә, күз-керфекләренә әчеттергеч салкын карын сылап куя…
Өзек-өзек сүзләр белән генә сөйләшеп алалар. «Бармы?» — «Юк». «Табылдымы? — «Юк». «Ишетәсеңме?» — «Юк». Шул гына. Зәкәрия бөтенләй дәшми. Аның күңелендә ниләр генә бардыр. Әнә ничек өзгәләнә, изалана. Шул арада олы, матур күзләре эчкә кереп баткан, йөзен вак-вак җыерчыклар каплап өлгергән. Үзе бертуктаусыз тәмәке кабыза. Бер-ике генә суыра да ташлый, бер-ике суыра да ташлый. Суыктан туңа башлаган борын очына ак төймә ябыштырып куйганнар диярсең, — аны сизми дә ул…
Тагын таралдылар. Бу юлы Курай тавы буйларын, фермалар артына җыелган эскерт тирәләрен карап кайтырга булдылар. Очрашу урыны итеп тимерчелек артында үсеп утырган кушкаен агачын билгеләделәр. Кемдер: «Ориентир номер один — кушкаен», — дип көлдермәкче булса да, авыз ерып елмаючы табылмады.
Шулай йөри торгач, тагын бер-ике сәгать вакыт үтте. Әзмәвердәй ир-атларның бөтен авыл буйлап эзләнеп йөрүе буранның җен ачуларын чыгарды. Ул тагын да ярсыбрак улый башлады,авыл бетереп, арлы-бирле йөрүче адәм балаларын этеп-төртеп өйләренә куып кертмәкче булды. Әмма бу юлы да теләгенә ирешә алмады. Аптырагач, бөтенесенә кул селтәп, Чабак елгасы аша салынган агач күпер астына төшеп, шыңшый-шыңшый бөгәрләнеп ятты.
Кинәт бөтен дөнья тынып калды. Көн ачылып китте. Халидә белән Зәкәриянең буранда адашып югалган кече малаен эзләүче ирләр дә иркен тын алдылар. Буран туктаган мәлдә ике төркем дә ферма янына тарттырып куелган эскертләр рәтенә якынлашып киләләр иде. Алар очрашып кушылырга, сүз алышырга өлгерми калдылар, арадан кемдер шомлы тавыш белән:
— Нинди әкәмәт бу?! — дип, кычкырып диярлек әйтеп куйды. Бөтен кеше, бердәй булып, сөтче Нурыйга табан борылды, аннары, аның күз карашы буйлап, кыр ягындагы иң соңгы эскерт янәшәсендә пар бөркеп торган кар кибәненә төбәлделәр…
Чып-чын могҗиза иде бу. Бу чыгарып, парланып утырган кар тавын, кар түмгәген кемнең күргәне бар соң?!
Нидер сизенгән кебек, барысы да дәррәү шунда ашыктылар. Беренче барып җиткәннәр, кушкуллап, яңа, йомшак карны читкә көрәргә керештеләр. Борыннарына ат исе килеп бәрелгәч кенә, аңышып, бер-берсенә карашып алдылар. Озакламый бөтенесе дә ачыкланды. Кеше биеклеге кар өеме астыннан колхозның югалган биш аты килеп чыкты. Алар түгәрәкләнеп басканнар да, башларын түбән иеп, урта бер җирдә, карлы салам өстендә хәлсез, җансыз булып яткан бала кисәгенә җылы тын-сулышларын өреп, пар-бу бөркеп торалар…
Кешеләрне күрүгә, атлар алмашлап башларын калкытып алдылар, кайсыдыр тонык кына кешнәп куйды. Әмма бер ат та урыныннан кузгалмады. Зәкәрия, йөгереп килеп, малаеның өстенә иелде, аның башын күтәреп, ипләп кенә күкрәгенә кысты:
— Балам!..
Бала ыңгырашып куйды. Аннары, акрын гына бозлы керфекләрен ачып, хәлсез, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:
— Әтием… Минем янга атлар килде… — диде.

4. Хикәягә анализ ясагыз.

Акбай белән Карабай

Язгы төннәрнең берсендә, аһ-уһ килеп урынымда әйләнгәләгәндә, караңгы почмактан әни тавышы ишетелде:
— Нишләп көрсенәсең әле, улым, авырмыйсыңдыр ич?
— Юк, авырмыйм, әни. Түбәтәй тавы башында ятим көчекләр туңып ята, әниләре кайтмый да кайтмый, шуларны жәллим.
— Күңелем сизә, син аларны барыбер алып төшәсең инде, — дип көлде әни. – Җан биргәнгә җүн бирер әле… Сөтебез дә мул, алып кайт син аларны.
— И, әни, — дидем мин, шатлыгымнан айлы тәрәзәгә сикерердәй булып, — рәхмәт, әни.
Иртән көтү куганчы безнең ишегалдында иде инде көчекләр. Ничек шулай яраткандыр табигать: берсе – бүздәй ап-ак, икенчесе – җир кебек кап-кара; агының күзләре күксел төстә, карасының күзләре дә чем-кара, ерактанрак карасаң, аның күзләре күренми дә хәтта, нәни төймәчекләр генә елтырап торасыман.
Көчекләр дерелди-дерелди сөт эчтеләр дә кояшта җылынган басма тактасы өстендә икесе бер йомгакка әверелеп, йокыга киттеләр.
Көннәр бер-бер артлы уза торды. Мин үзем дә, күрше малайлары да уйнап туйды сөйкемле көчекләр белән. Басма алдында аклы-каралы сәер йомгак тәгәрәп ятуын күргәч, тавыклар да гаҗәпләнү катыш шомлы кытакламыйлар, яшел күзле бохар песие дә сырт йоннарын кабартып, мыекларын тырпайтмый инде хәзер. Хәер, басма алдына җылынырга гына чыга көчекләр. Лапас астында үз куышлары, үз оялары бар аларның – шунда кочаклашып йоклыйлар, шунда төн куналар, оя авызыннан башларын гына чыгарып, чәпел-чәпел сөт эчәләр.
Исемнәре дә бар инде аларның. Бик гади, бик ятышлы исемнәр – Акбай белән Карабай. Чәңгелдәп өрә-өрә ишегалды буенча күбәләкләр, шөпшәләр куарга да өйрәнделәр.
Ә җәйге каникуллар бетәрәк мондый хәл булды. Өйгә яңа көзге алып кайткач, иске көзгене әни басма алдына чыгарган иде. Шул көзгене кичтән йөзе белән яктыга әйләндереп куйган идем. Иртән ни күрим – көчекләр икесе дә көзге каршына килеп туктаганнар, әниләреннән качып, кичке уенга барырга җыенган кызлар кебек, мыштым гына көзгегә карыйлар. Карабай, үзенең кара булуына гарьләнгәндәй, ничектер боегыбрак тора. Ә Акбай, киресенчә, күзләрен куанычлы елтыратып, үз шәүләсенә текәлгән, бертуктаусыз койрыгын болгый. Әтәч койрыгыдай кәкрәеп төшкән колакларына кадәр шатланганын сиздерә Акбайның.
Карабай озак маташмады, якынрак килеп үз шәүләсен иснәштергәләде дә борылып китте. Акбай башын әле бер, әле икенче якка кыйшайткалап, үз кыяфәтенә сокланып туя алмыйча, шактый озак торды. Ул да түгел, бәләкәй тәпиләреннән нәни тырнакларын чыгарып, көр тавыш белән өреп тә җибәрде. Аннары, кисәк кенә мәтәлчек атынып, бер читкә тәгәрәде һәм сикерә-сикерә лапаска таба йөгерде. Җайлап кына сөт эчәргә керешкән Карабайны әле болай, әле тегеләй төрткәләде, тегесе тыңламагач, тешләрен ыржайтып ырылдап та алды. Карабай бу хәлгә гаҗәпләнми-сәерсенми генә язмышына буйсынды, койрыгын кысып, лапас почмагына кереп шылды.
Акбай ашап туйгач кына чыкты ул сөт эчәргә. Бу хәл көндез дә, кич тә, алдагы көннәрдә дә шулай кабатланды. Ояларында бер йомгакка әверелеп йокламыйлар хәзер алар. Акбай түрдәрәк корырак урында кәпрәеп ята, Карабай оя авызындагы каты җирдә кадерсез генә тәгәрәгән…
Көз җитте. Бәрәңге бакчалары Карабай йоныдай каралгач, атна-ун көн микән, юк микән – бервакыт иртүк сәер тавыш сискәндереп уятты мине. Кайдадыр кемдер кемгәдер рәнҗеп, җәберләнеп елый иде сыман. Торып тәрәзә янына килдем. Бөтен җиһан ап-ак. Кар яуган, беренче кар яуган. Җиңел генә киенеп, ишегалдына чыктым. Йомшак карга беренче эз салуым булды – теге тавыш янә, бу юлы якында гына ишетелде. Күз камашуы кими төшкәч, ишегалдындагы тамашаны күреп, тетрәнеп киттем: кар җәймәсе уртасында соргылтланып, төсе уңыбрак калган Акбай, ак дөньяның бердәнбер чәчәгедәй балкып утырган туганының ияге астына башын яшереп, кызгандырып, нәзек кенә шыңшып, үзенчә чын күңелдән елый иде. Карабай әледән-әле аның колак артына кара борынын тидергәләп ала. Әйтерсең лә, Акбай үзенең ак төстә булуы белән масаеп йөрүе өчен туганыннан гафу үтенә, тегесе исә: “Елама, елама, гафу итәм сине… Дөнья шулай ул, гел актан яисә карадан гына тормый, аклы-каралы була”, — дип, Акбайны юата иде. (Ф.Шәфигуллин)

5. Хикәягә анализ ясагыз.

Ак сирень.

Сания, әнкәй күрмиме дип, күзләрен як-якка уйнатып алды да кулындагы көзгегә бик озак итеп карап торды. Ул башын әле бер якка, әле икенче якка аудара, бармак очы белән кашларына тиеп-тиеп куя иде. Аннан соң ап-ак тешләренә карап торды. Аның иркендә булса, бу кара кашларны ул бераз нечкәрәк итәр иде. Керфекләрне озынрак һәм куерак, ә борынын – кечерәк… Ләкин, ни аяныч, төзәтеп булмый шул инде аларны…
Сания, җиңелчә уфылдап, көзгесен мендәр астына тыкты да барып география китабын алды, өстәл янына килеп утырды.
Саниягә быел ундүрт тула. Әнисе әйтә кызына:
-Кызым, битеңне ник гел юып торасың? Тишеп чыгарасың ич инде, — ди, көлә.
Туктаусыз өтәли торгач, Сания кичә күлмәген яндырды. Ә бу көзгегә ник шулай карыйсы гына килеп тора икән? Мәктәптә дә малайлар күрмәгән арада көзгесен портфельдән чыгара да ялт карап ала.
Сары тышлы калын дәфтәренә бит-бит шигырь күчерде. Әнкәсе юкта аларны кычкырып куый. Кайвакыт шундый дулкынланып укый башлый, күзләреннән кайнар яшьләр тәгәрәп чыга. Сания бу татлы яшь тамчыларын сөртеп алырга ашыкмый. Патефонда һаман бер җырны җырлата: “Син генә, син генә…” дип пластинка моңаеп кабатлаган җирдә Саниянең иреннәре тетрәнеп куя.
Көн саен кинога чаба торган кыз бармас булды. Гел өйдә утыра. Яраткан эше – тәрәзә каршына килеп, урамга карап тору… Трамвайлар уза, машиналар чаба… Кешеләр ашыга-ашыга каядыр баралар… Сания елмая. Нинди кызык күрде соң ул урамда? Нигә елмая? Үзенең күңелендәге татлы уйларына елмая ул…
Әнкәсе әллә ничә тапкыр әйтте инде: “Маңгаең белән тәрәзәгә кадалып торма, ватарсың!” – диде. Бүген дә Сания дәресләрен ашык-пошык бетерде дә ачык тәрәзә каршына килеп басты. Урамда май. Урамда чәчәк исе. Тротуардан узып баручы кызларның кулларында ак сирень.
Кичке сменада укучы балалар озакламый мәктәптән кайта башларлар. Санияләр тәрәзәсе турысыннан шаулашып, котырышып узарлар. Сания аларга карап калыр.
Чәчләрен ат ялыдай үстергән бер малай сары портфелен болгый-болгый шулай ук Санияләр тәрәзәсе каршыннан йөгереп узар. Портфелен болгый-болгый, сызгыра-сызгыра…
Саниянең көн саен карап калуын беләме икән ул? Ә бит үзе Санияләр белән күрше өйдә генә тора. Биш катлы яңа өйдә… Өченче катта. Тәрәзә төпләрендә кызыл кыңгыраулы гөлләр үскәнен дә белә Сания. Барысын да белеп тора ул: көтә “чәчнең” кайчан мәктәптән кайтуын да, стена газетасына шигырь язуын да… Барысын да.. Ә ул малай, тәрәзә төпләрендә кызыл кыңгыраулы гөл үсә торган тузма башлы малай, Саниянең нишләп шулай көн саен тәрәзә каршына басып торганын беләме икән соң?
Мәктәптә булган яңа ел кичәсендә шушы малай (малай дигәч тә ул инде тугызынчыда укый), бодай көлтәсе хәтле чәчләрен туздырып, Маяковский шигырьләрен укыган иде. Шул кичәдән соң Сания Маяковскийны үлеп ярата башлады. Иптәш кызлары әйтәләр: “Фу, Маяковский… Аңлашылмый ич ул, — диләр, — Есенин булса әле менә…”
Сания аларның сүзләренә каршы серле итеп елмая гына… өйгә кайткач, Маяковскийны кычкырып укый. Күрше хатыны Диләфрүз апа беркөнне Саниянең әнисенә әйткән: “Сезнең кызыгыз артист булырга укыймы әллә югыйсә? Без стена аша ишетеп торабыз, тач артистларча кылана!” – дигән.
Тәрәзә каршында бүген ул бик озак басып тора инде. Каршы йортларда утлар кабынып өлгерде. Багана башларында да утлар балкый. Саниянең генә күңелендә караңгы… Кичке мәктәптә укучы балалар кайтып уздылар. Портфель бутап йөрүче малай гына күренмәде. Әлеге шул көлтә чәчле малай. Малай дигәч тә ул инде… тугызынчыда. Кичке сменада укый. Кайтмады бит бүген ни өчендер…
Ачык тәрәзәдән бүлмәгә кичке шәһәр тавышы агыла… Серле тавыш. Чыркылдап көлгән тавышлар… Пышылдашкан тавышлар. Әллә язгы төн үзе шундый серле итеп пышылдыймы? Әллә тротуар тутырып йөрүче кызлар пышылдашып сөйләшәләрме? Бу серле тавышлардан Саниянең күңеле иләс-миләсләнә. Бала чактагы кебек, әнкәсенең муенына барып сарыласы килә.
Саниягә бик моңсу, бик… Мең аваздан да аерыр иде Сания сызгыра-сызгыра йөгереп узган тавышны… Кайтмады…
Менә ул кинәт көзге каршына йөгереп барды да ашыгып чәчен төзәтте, аннары плащын алып киде. Бармак башына төкереп, туфлиен сыпырды, урамга йөгереп чыкты. Нишләмәкче ул? Сорасагыз Сания үзе дә әйтеп бирә алмас. Өйдә бик күңелсез… Өйдә утырасы килми. Йөрәге өзлексез талпына. Шушы йөрәк талпыну Санияне урамга алып чыгып китте бит инде.
Машиналар чабып уза, трамвайлар… Сания дә әкрен генә урам буйлап атлый. Багана башларыннан электр нуры агыла… Шәһәр көндезге кебек яп-якты. Урам тулы кеше. Саниянең каршысына да киләләр, Санияне куып узып та китәләр. Егетләр-кызлар, бармакларының очларына гына тотынышып, башларын чөя-чөя атлыйлар…
Кинотеатр каршында кеше бик күп. Сания дә шунда килеп туктады. Басып карап тора. Кинога керергә аның акчасы юк. Булса да кермәс иде. Керәсе килми.
Сания чәчәк сатучы хатын янына килде. Хатын кәрзиндәге сиреньнәрен мактый-мактый сата. Акчасы булса, Сания хәзер бер бәйләм ак сирень алыр иде. Алыр иде дә… Кинәт… Саниягә ни булды? Ул таң калып карап тора. Бу ул ич… Портфелен почмагыннан чеметеп кенә тоткан. Көлтә чәчләрен матур итеп артка тараган. Кәрзиннән сирень чәчәге сайлый. Сания йөгереп китеп бармакчы иде, кызның аякларын ниндидер җиңеп булмастай көч бәйләде дә һич җибәрми. Китмә, ди, карап тор, ди…
Нишләп әле Саниянең күзләрендә мондый томан? Нишләп әле трамвайлар икегә өзелә, кеше битләре коймактай җәелә? Юк, ул еламый… Юк! Ләкин керфекләре ник бу хәтле авырайды?
Бер кулында сары портфель, икенче кулында ак болыттай ак сирень бәйләме. Күзләре елмаюлы… Сирень бәйләмен ул янындагы бер кызга тоттырды. Кызның куллары нәзек кенә… Нәзек һәм ап-ак… Ак кулда ак сирень. Иреннәрендә ялкын… Күзләре нур тулы… Икесе дә елмаешалар… Бер-беренә карашалар да елмаешалар. Саниянең йөрәгенә ниндидер үткен нәрсә килеп кадалды, кадалды да сулык-сулык сызлатты… Ак кыз ак чәчәк күбегенә борын очын орындырып алды… Аннары икесе дә балкышып китеп бардылар…
Сания ничек кайтып җиткәнен хәтерләми. Ул өйгә кермәде, караңгы ишегалдында шыпырт кына йөрде… Бик озак йөрде. Аннары… аннары таш стенага кайнар маңгаен терәде дә үксеп елап җибәрде. Елау аңа бик рәхәт булды. Мондый тәмле күз яшьләрен ул әнә шушы серле кичтә беренче тапкыр татып карады… (И.Гази)

6. Хикәягә анализ ясагыз.

Фирүзә

Кар дөньясында Фирүзә исемле кар бөртеге оча иде. Ни өчен Фирүзәме? Асылташтай җем-җем итеп җемелдәгәнгәдер, бәлки. Ә бәлки… Хәер, әти-әниләребезнең безгә ни өчен нинди исем кушуларын ничек белеп бетермәк кирәк тә һәм бу хакта бәхәсләшүнең нигә кирәге бар? Фирүзә икән, Фирүзә. Хикмәт аның исемендә түгел.
Кар дөньясын тутырып очкан кар бөртекләре чиксез галәм океанында сәяхәт кылып йөргән йолдызлар санынча. Кем белә, бәлки, аннан да күбрәктер. Шул галәмәттә, шул ыгы-зыгыда, шул буталышта ничек танырсыз икән, кадерле дусларым, Фирүзәне?
Ә сез тәңкә карлар талгын гына тирбәлеп очканда һавага карагыз. Һай, шаян абый, кар бөртекләре барысы да бер төсле бит, диярсез инде башта. Ә сез игътибар беләнрәк карагыз. Күрдегезме? Бер кар бөртеге сезнең йөзгә орынам-орынам дип тирбәлде-тирбәлде дә читкә очып китте, җиргә кунам-кунам дип түбән төште-төште дә, җил канатларына утырып, янә югарыга омтылды. Аксыл болытлар арасыннан күз сирпегән кояш яктысына йөзек кашыдай ялтырап алды да үзе шикелле үк шаян, җитез кар бөртекләре арасына кереп югалды.
Әллә күрми дә калдыгызмы? Фирүзә шул иде бит инде. Шул үзе иде Фирүзә. Әйе, көмеш керфекле, ефәк чәчле, ачык йөзле кар бөртеге Фирүзә шул иде.
Кая бара, кая оча соң ул Фирүзә, дисезме? Үзе дә белми кая очканын, кай тарафларда йөзгәнен. Күк океаны чиксез, күк юллары озын, җил канатлары җитез.
Әллә сез үзенең кая очканын белергә теләми дип уйлыйсызмы Фирүзәне? Һи, теләмәгән кайда ул! Тик аның тир-ягындагы өлкән кар бөртекләре бик җитдиләр шул, һич кенә дә ипләп сөйләшергә теләмиләр Фирүзә белән.
Очты-очты да, йөзде-йөзде дә, озак кына тирә-ягына карангалап, Фирүзә янәшәдән генә очып барган өлкән кар бөртегенә эндәште:
— Абзыкаем, әйтче, зинһар, шулай ашкынып, дәртләнеп кая очабыз без?
— Урманнарны агартырга, тауларны яңартырга, басуларны җылытырга.
Фирүзә түбән карады.
— Ә нишләп төшмибез?
-Җирдә һәркайсыбызның үз урыны бар. Шул урынга барып җиткәч тә төшәрбез. Барыбыз бергә түгел, берәм-берәм төшәрбез. Берәм-берәм төшмәсәк, җиргә кар тигез ятмый. Кар тигез ятмагач, җир җылынмый. Җир җылынмагач, игеннәр уңмый. Игеннәр уңмагач, икмәк булмый. Икмәк булмагач, балалар куанмый. Балалар куанмагач, кар дөньясының кызыгы бетә. Безнең иң олы максатыбыз – балаларны куандыру.
Фирүзә беркавым, шат йөзле балалар һәм кызыгы беткән дөнья турында уйлый-уйлый, сүзсез генә очты. Аннары йомшак иреннәрен турсайтып болай диде:
— Ә минем бүген үк, хәзер үк шатландырасым килә балаларны.
Тәҗрибәле кар бөртекләре бер-берсенә карап елмаештылар.
— Алайса, — диде арадан бер өлкәнрәге, — син, сеңелкәем, ә-әнә теге тау битенә төшеп кунарсың. Ә-әнә, күрәсеңме, балалар чаңгы шуалар. Син төшеп кунгач, тау биегәебрәк китәр. Тау биегәйгәч, балалар шатланырлар.
— Анда бик күп бит кар бөртекләре, мине ничек танырлар соң балалар?
Кар бөртекләре Фирүзәнең беркатлы соравын җавапсыз калдырдылар. Чөнки балаларны бергәләп шатландырырга күнеккәннәр ич алар. Ә Фирүзә — кар дөньясында гомер булмаган хәл – башкалардан аерылып торырга уйлый.
— Бер генә баланы булса да шатландырасым килә минем, — дип, як ягына карады Фирүзә.
Фирүзә белән сөйләшеп торырга вакытлары юк иде кар бөртекләренең. Алар берәм-берәм җиргә төшеп ята тордылар. Чана юлларын калынайттылар, күл, болын, басу өсләренә ак юрган булып сырыштылар.
— Минем сезнең кебек шатландырасым килми балаларны, минем үземчә шатландырасым килә, — дип, әле бер кар бөртеге, әле икенчесе янына очып килде Фирүзә.
Безнең дә үзебезчә шатландырасыбыз килә дә бит аларны, тик кар дөньясының кагыйдәләре һәммәбез өчен дә бертөрле шул, — дип көрсенделәр кар бөртекләре.
— Бер генә баланы булса да үземчә шатландырыр идем, үземчә, — дип такмаклады Фирүзә һаман.
— Мондый холкың белән тиз эрерсең син, җирсемә алай, башкалар эшләгәнне генә эшләргә тырыш, — дип үгетләп карадылар Фирүзәне өлкән кар бөртекләре.
— Юк, юк, юк, — дип һаман үз сүзен сөйләде Фирүзә, — эресәм эрермен, әмма теләгемә ирешермен. Мин бик телим бит, бик теләгәч, теләгем үтәлергә тиеш минем.
Фирүзә башка кар бөртекләре белән тал ботагына кунып тирбәлде дә янә югары күтәрелде. Телеграф чыбыгында да, хәтта песнәк каурыенда да урын табалмады ул үзенә. Башка кар бөртекләре кунып калган урыннар һич кенә канәгатьләндермәде аны.
Шулай оча торгач, авыл урамына килеп керде Фирүзә. Анда, зәңгәр буялган капка төбендә, дөнья кубарып нәни кызчык елап тора иде.
Фирүзә бер очып үтте нәни кызчыкның каршыннан, ике очып үтте. Әмма кыз аңа бөтенләй игътибар итмәде.
— Елама, елама, мин сине шатландырырга телим, кара миңа, күр мине, менә мин нинди матур җемелдим! – дип кычкырды Фирүзә бөтен көченә. Тик аның тавышы бик нәзек, бик көчсез иде шул. Елау ләззәтенә бирелгән кызчык аның тавышын ишетмәде.
Бераздан кыз йодрыкларын язды. Ләкин, нәни учларында яшь тамчылары күргәч, тагын да кычкырыбрак еларга тотынды.
Менә шул мизгелдә тәвәккәлләде инде Фирүзә. Күкне тутырып очкан кардәшләренә соңгы мәртәбә карап алды да кызчыкның алсу учына очып төште. Нәни учтагы җылы яшь тамчысына кушылып эреп беткәнче, кызчыкның елаудан туктавын, аның чиста күк йөзедәй зәңгәр күзләрен киң ачып, соклану катыш куану белән тулуын күреп өлгерде ефәк чәчле, көмеш керфекле, ачык йөзле Фирүзә.
Фирүзәнең :
— Хушыгыз, туганнарым, мин теләгемә ирешеп эрим, — дигән соңгы сүзләрен җил биеккә-биеккә алып менеп китте.
— Хуш, кыю Фирүзә! – дип, бердәм гөрләделәр кар бөртекләре. Җил көчәйде. Кар дөньясында буран чыкты.  (Ф.Шәфигуллин)

7. Хикәягә анализ ясагыз.

Кояш артыннан киткән тургай

Туган-үскән авылымны сагынып, кунакка кайттым. Туган җирдәге бөтен нәрсә ник болай җанга бик якын була икән? Хәтта урам туфрагына басканда да күңелем тетри…
Беренче көнне үк малай чакта ат саклаган чокыр-чакырларны, җилкәләп утын ташыган урманнарны, суын эчкән инеш буйларын – яхшы-яман истәлекләре белән күңелдә калган урыннарның барысын да йөреп чыктым. Йөрмәгән тик Олы күл буе гына калды. Мин аны юри соңгарак калдырдым. Олы күл ерак. Анда барып кайту өчен үзенә бер көн кирәк.
Әйтергә онытканмын, кызарып җиләк пешкән чаклар иде бу. Ашлыклар күкрәп үсеп утырган чак. Бик матур чак. Кояш кызуы басыла төшкәч, мин Олы күлгә барырга дип юлга чыктым. Көн сүрелеп бетмәгән иде әле. Кечкенәдән үк бик таныш, бик күп тапкырлар атта да, җәяү дә чабып узган юл буйлап әкрен генә барам. Тузанның кайнарлыгы хәтта ботинка табаны аша сизелә… Кояш гүя эрегән һәм менә-менә минем башка тамачак. Әлсерәп авызларын ачкан кара карга балалары, мин бик якынайгач кына, анда да теләр-теләмәс кенә, канатка күтәреләләр дә, ерак та китмичә, яңадан төшеп куналар. Барып җиткәч, балык сикерүдән җәелгән су алкаларына карап, төрле уйлар уйлап, чирәмдә бик озак утырдым. Малай чагында йөгереп йөргән җирләргә кире кайткан кешенең уйларга уйлары табыла инде. Аннары күлне бер тапкыр әкрен генә әйләнеп чыктым. Аннары тагын иске урынга килеп утырдым. Инде озак утырылды бугай. Өйдәгеләр мине югалтканнардыр. Ләкин никтер кузгаласым килми: кайчан әле мин тагы кайта алырмын, утырып калыйм. Камышта тирбәлгән кечкенә генә сары кошка карап утырам да утырам.
Кояш үз юлы белән әкрен генә төшеп бара… Өлгерә башлаган бодай исе, татлы бал исе борынга керә… Рәхәт! Ә тургайлар кич-кырын бигрәк тә котыралар икән. Баш турымда сайрыйлар да сайрыйлар. Әллә инде бөтен безнең район тургайлары минем баш очыма җыелганмы? Гөрләшәләр генә… Мин күккә карап чалкан ятам. Чалкан ятып тургай моңын тыңлыйм. Әнә берсе… әнә икенчесе… Түгәрәкләр ясый-ясый һаваны бораулап менеп баралар. Мин аларны күздән ычкындырмаска тырышып карап ятам. Колак төбендә: челтер-челтер, туррый-туррый, яй-яй…
Кояш бата, ахры, инде. Күл буйларына дымлы караңгылык төшә башлады. Ә күк йөзе әле зәп-зәңгәр, яп-якты… Бигрәк тә кояш баешы ягы… Ә болытлар кып-кызыл… Баягынак кар тауларыдай өелеп торган ак болытларга кинәт ут капты, болытлар ялкынланып яналар…
Кояш иңгән саен тургайлар күтәрелә, күтәрелә… Гүя кояштан аерыласылары килми, гүя кояш аларның әниләре…
Мин бер-ике тургайны һаман күздән ычкындырмыйм. Алар инде миңа кичке тәрәзәдә йөри торган күбәләк кадәр генә булып күренәләр. Үзләре һаман менә, һаман менә… Вакыт-вакыт мин инде аларны күздән дә югалтам. Аннары тагын эзләп табам.
Җирдә инде күптән кояш юк. Ә югарыда бар әле. Күккә чәчрәгән соңгы кояш нуры тургай канатында кызарып чагылып китә. Әнә шул чакта инде мин югалган тургайны яңадан шәйли башлыйм.
… Күренер-күренмәс кенә булып лепердәп торган бер тургай кинәт җиргә таба егыла башлады: кояш артыннан ияреп барырга аның көче , күрәсең, җитмәде… Әнә ул, канатларын җыеп, таш кебек атылып төшеп килә… Менә җир тургайга каршы сикерде. Мескен кошчык бәрелде, харап булды дип торганда гына, тургай канатларын җәеп җибәрде дә солы арасына әкрен генә килеп төште. Калган икесе әле һаман күтәрелә, һаман сайрый… Никадәр генә биек менгән булсалар да, моңлы җырлары әле һаман җиргә төшеп җитә: челтер-челтер, туррый-туррый, яй-яй…
Әнә тагын берсе егылып төшеп килә. Нәкъ борчак кыры турысына… Минем сикереп торасым, аны учыма тотып аласым килә… Менә мин сикереп аягыма бастым… Талпындым… Бусы да, канатын җәеп җибәреп, әкрен генә борчак арасына төште.
Ә соңгысы? Әнә ул ак болыт таулары фонында кара нокта кебек кенә булып леперди. Ул әле һаман менә. Ул кояшны күрә булса кирәк. Ә җир инде кояшны күрми. Камыш ышыгында су өсте инде кап-кара. Ә камышлар инде йокыда…
Ә тургай, ялгыз тургай, һаман менә, һаман күтәрелә… Бәлки, аның әнисе кояштыр? Әнкәсеннән аерыласы килмичә, ул һаман югарырак, һаман яктыгарак менәдер…
Мин керфек тә какмыйча карап ятам. Күзләремне йомып кына алсам да, тургай инде югалачак. Кайда соң әле ул? Мин аны күрми башладым. Юк, юк, күрәм. Әнә ул, әнә… Тузан хәтле генә инде… Ә шудай да тавышы челтерәп агып тора…
Мин көтәм, менә ул канатларын җыяр да, иптәшләре кебек үк, җиргә таштай атылып төшәр. Җирдә яралаган – җирдән аерыла алмас. Көтәм, ә ул һаман төшми. Ул һаман менә.. һаман сайрый…
Мин инде аны күрмим. Юк, күрмим… Ә челтерәп аккан тавышын әле ишетәм. Ишетәм әле. Әллә ишетәм кебек тоела гынамы? Була ич шулай: җырчы җырлап туктаганнан соң да колак төбендә аның җыры беравык чыңлап ишетелеп тора…
Кая китте икән соң ул? Ник җиргә төшмәде? Ник бүтәннәр кебек канатларын җыеп түбәнгә атылмады? Әллә сайрый-сайрый кояш артыннан киттеме? Кояш артыннан… Әнкәсе артыннан…
Мин башымны артка ташладым да әллә ни гомер күккә карап тордым. Бәлки, ул бик югарыдадыр, кояш артыннан барадыр? Тик минем күзләрем генә аны күрә алмыйдыр? Шулайдыр…
Кичке чыктан юешләнгән үләннәр өсләп әкрен генә авылга таба атлый башладым. Атлыйм… Уйлыйм… Кояш артыннан киткән тургай хакында уйлыйм… Ә күлнең аргы башында, җәйге матур төнне котлап, бакалар кешнәшә… (И.Гази)

8. Ш.Камалның үзегез теләгән бер хикәясен анализлагыз.

9. Н.Думавиның “Су кызы” хикәясенә анализ ясагыз.

Су кызы

Җәйнең иркен күге бердән үзгәреп, ачуланган төсле каралып китте…
Серле ай, серле йолдызларның серле нурлары астында тыныч кына калкып яткан авыллар, урманнар, сулар күздән югалды: аларны инде караңгылык басты, калын караңгылык каплады…
Урман һич тә разый булмаган төсле тавыш күтәрде: кычкырына, шаулый, гөрелди башлады. Урман эчендәге зур, тирән күл дә хәрәкәткә килде: бердән, күтәрелеп киткән җил агач араларында аю төсле үкерә, бүре кебек улый, елан булып сызгыра иде…
Озак та үтмәде, югарыда, караңгылык дөньясында, кемнәрдер утлы камчылар белән шаяра башладылар: тавыш купты, күк күкри, шыбырдатып яңгыр ява башлады.
Әйе, урман разый булмаган төсле һәнүз шаулый, ләкин авыллар тыныч, урманнан ерак түгел чокыр буйлап сузылып яткан зур татар авылы да тавышсыз калуында, хәрәкәтсез йоклавында… Тик урманга таба якның иң читендә булган Бану карчык ызбасында гына тычкан уты күренә, шундый җил купкан төннәрдә Бану карчык нидәндер йоклый алмый, әгәр йоклаган булса, куркынып уяна һәм, үзенә иптәш булсын өчен, лампасын кабызып, тәрәзә төбенә үк куя, үзе дисбесенә ябыша. Хәзер дә ул җил күтәрелү белән куркынып уянган вә, иптәше булган лампасын кабызып, тәсбихына ябышкан – шакмак саен бер иман яңарта, тәрәзәгә күз салган саен, ләхәүләләрен укый. Ул инде үзен йокыдан сискәндереп уята торган мондый җилләрнең, мондый яңгырларның таң алдындагы җилләр, таң алдындагы яңгырлар икәнен кат-кат сынаган. Аларның озакламый басылачакларын да белә, алар басылу белән таң да атачагын аңлый. Шулай булса да, нидәндер куркына. Табигатьнең шундый дәһшәт күрсәткән бер вакытында авыл читендә булган бер ялгыз йортта бу ялгыз Бану карчыкның тойгылары, бигрәк таң алдында була торган бер дәһшәтле вакыттагы тойгылары, куркыну сүзе белән генә тәгъбир ителерлек булмый; ул кайдандыр егълаган, көлгән тавышлар, гармун, скрипка авазлары чыпырдаулары, мылтык авазлары ишеткәндәй була вә шул төрлечә, берсенә-берсе каршы тойгылар астында басылып, күмелеп кала.Җил котырганнан котыра, урман шаулый; урман эчендәге күл ак башлы тулкыннар чыгарып чайкала. Ак башлы батыр тулкыннар берсе өстенә берсе ятып көч сынашалар. Тулкыннар арасында кызлар – су кызлары мәш килеп шаярышалар: төтен төсле кабарып торган кара чәчләрен артка салындырып, ямьле, җылы күкрәкләре белән батыр тулкыннар өстенә сикерәләр, энҗе кебек пакь тәннәре тулкыннар өстенә нур чәчеп батып китә, янә сикереп чыгалар. Янә тулкыннарны кочаклап, ефәк төсле сарылып, авып китәләр, үзләре көмеш тавышлары белән чыркылдап көләләр иде. Күк күкри, яшен яшьни, урман дерелди, алар бөтен дөньяларын онытып шыркылдыйлар, тулкын батырлар белән шаяра иде.
Озак та үтмәде, арадан берсе, ничектер зәгыйфьрәге, ничектер соңрагы батыр кебек йөзеп, ярга якынлады, ярга да якынлады, бөтен нурлы тәне, пакь гәүдәсе белән кырыйга да чыкты. Йа ходай, бөтен тәне, нәфасәте белән чыгып, җирдә яфраклар өстенә басты. Табанына кадәр төшкән төтен чәчен мамык куллары белән җилкәсенә салды, кулларын башына куеп, ягымлы күкрәген бераз алга калкытты да озак-озак итеп киерелде…
Моннан өч ел элек Бану карчык авылында күңелсез бер вакыйга, бөтен тирә-якны шаулаткан бер вакыйга булган иде. Һәр авылда булмаса да, күп татар авылларында булган кебек, бу авылда яшь егетләрнең мулладан, картлардан качып гармун уйный торган, җыелып биешә вә җырлаша торган йортлары Бану карчык йорты иде. Бану карчык йортының авылдан читтә булуы, йортта ир-атның булмавы, карчыкның да моңны сөя торган булуы егетләр өчен бик җайлы булу өстенә, Бану карчыкның яңа гына бәлягатькә ирешкән алтын алмасы кебек бердәнбер кызы Маһисылу да бар. Шуның өчен авыл егетләре бу йортта үзләрен оҗмахтагы кебек хис итәләр, зарларын, моңнарын түгәләр, шатлык вә куанычларын чыгарып салалар иде. Бик табигый буларак, пәрдәсез татар кызы бөтен авыл егетләрен үз тирәсендә әйләндерә, аларның күңелләрендә борыннарына исе дә килмәгән тирән-тирән гөнаһсыз тойгыларның кабаруына сәбәп була. Шуның өчен ул яшь Маһисылуны бөтен авыл егете ихтирам итә иде…
… Менә Бану карчык йортында була торган шул хәл күптән инде авылны тынычсызлый, мәсҗед картлары һәм бик шәригатьчә йөри торган мулла эчләрендә каты ачу саклыйлар, хәтта икенде, ахшам арасындагы вәгазьләрендә мулла Бану карчыкны телгә алып, чиркәнеп тә үткәли иде. Шулай булса да, Бануның үзенең инде карчык булуы, кызы Маһисылуның әле сабый булуы йортны барып туздырырга ничектер ирек бирми.
Менә Маһисылу бәлягатькә иреште… Менә халыкта ачлык башланды. Менә яңгырлар яумый башлады. Халык бердән купты. Мулла җилкенеп-җилкенеп мөнбәрдән вәгазьләр сөйләде, аларны авылдан куарга, аларны мәсхәрә итәргә, аларны, белмим, нишләтергә… Җомга атлы көндә Бану карчык йортына бердәм һөҗүм башлады: карты-корты, бала-чагасы шау килә иде, әүвәл карчыкны, аннан Маһисылуны мәсхәрә иттеләр, битләрен дегет вә корымнарга буяп бетерделәр, картлар мәсҗед таяклары белән мангалап та алалар иде…
Күлмәкләре ертылып, чәчләре тузып, башлары канап беткән мескин, гөнаһсыз, пакь Маһисылу мулланың үз кызларыннан миллион мәртәбә гафифә, яшь туташ, күңеле иркенлек белән мәгъруранә югартын тибә торган татар кызы бу хурлыкларга чыдасынмы? Ул шул канлы күлмәкләре белән шул көннең кичендә анасы яныннан югалды, туры урман эченә китте. Киткәннән китте, ниһаять, әлеге зур, тирән күлгә терәлде. Озак та уйламады, кулларын сузып суга сикерде вә бердән батып китте. Аның кайда киткәнен, кайда югалганын һичкем белмәде. Карчык ялгыз калды… Бу вакыйга, вакытында бик зур шау-шуларга сәбәп булган булса да, хәзер инде онытылган, авыл егетләре дә Бану карчык янына килмиләр, яки ул китерми иде…
Карчыкның белүенчә булды… Җил инде басыла башлады, тулкыннар да көчсезләнә, су кызлары да берәм-берәм югала иде. Тик Маһисылу гына кулларын башына куеп, киерелгән хәлдә авылга юнәлгән вә нидер-нидер исәпли, уйлана иде. Маһисылу бердән калтырап китте, нидәндер-нидәндер куркынды, ниндидер-ниндидер догалар укырга теләде, ләкин аның хәтеренә һичбер төрле дога төшмәде. Озак та үтмәде, Маһисылу кулларын җибәреп, шаркылдап көлә башлады. Ул гакылсызлар көлүе, тилеләр көлүе белән көлә иде. Урман аның көмеш тавышын гөрелдәтеп үзенә кайтарды. Ул тагын калтырап китте, ялт итеп суга таба борылды. Су кызлары һәммәсе батып беткән, тулкыннар да югалган иде. Маһисылу күккә бакты, анда инде болытлар агылып беткән, сүнәр-сүнмәс торган вак йолдызлар белән таң алдыннан актык нурларын чәчеп торучы ай гына агач башыннан Маһисылуга карап тора иде. Айдагы Зөһрә кыз, айның бер читенәрәк килеп, башын да бераз салындыра төшкән кебек Маһисылуны күзли, ачыграк күрергә тырышкан кебек карый иде. Маһисылу, Зөһрәне күргәч, тагын бер шыркылдап көлде һәм нигәдер-нигәдер бармак селекте. Зөһрәгә бармагын селкеп, нигәдер шаярды да тагын бер көлде, тагын бер көлде дә кулларын алга сузып сикерде. Ул ак балык төсле чумды…
Күктәге Зөһрә дә сүнде, чөнки таң атты.
Хәзер инде дөньяда гакыллылар, динлеләр тормышы башланды. Хәзер инде гакыллы башларга ярык сукаларын өстерәтеп кырга барырга гына калды, хәзер инде динле мулланың чапан-чалма киеп, какыра-төкерә мәсҗедкә баруына вакыт җитте.


Соңгы яңарту: 24.06.2015

Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha