Иҗади бирем
Иҗади биремнәр
1. Р.Харисның бер шигыре “Кеше кайчан матур?” дип атала. Шагыйрь уй-фикерләрен файдаланып, әлеге сорауга җавап бирегез.
2. М.Акмулла бер шигырендә “Әдәб дигән – мәхәббәткә сәбәб дигән” дип яза. Шагыйрь фикерләренә нигезләнеп, үз карашыгызны языгыз.
3. Х.Туфанның бер шигыре “Кайсыгызның кулы җылы?” дип атала. Шагыйрь уй-фикерләрен, хисләрен файдаланып, үз фикерләрегез белән уртаклашыгыз.
4. “Әткәм теле булып иркәләдең,
Әнкәм теле булып назладың …” – ди шагыйрь. Сез ничек әйтер идегез?
Соңгы яңарту: 11.06.2015