Лирик жанр анализы

1. Яруллинның “Үзгәрсә дөнья үзгәрсен…” шигыренә анализ ясагыз.

FY1
2. Фәнис Яруллинның “Хыялларым пыяла…” шигыренә анализ ясагыз.

Хыялларым пыяла –
Шәфкатьсезлеккә бәрелеп
Челпәрәмә уала.
Өметләрем нечкә кыл –
Хаксызлыкны күтәралмый
Өзелә дә төшә гел.
Шигырьләрем тынмас чаң –
Өзгәләнә, бәргәләнә
Чаңның теле – минем җан.

3. Фәнис Яруллинның “Яну” шигыренә анализ ясагыз.

Вакыт аты алга чаба,
Тоягында юллар яна.
Күкрәгемә башын салып
Иң кадерле уйлар яна.

Көннәр яна, төннәр яна.
Язлар яна, көзләр яна.
Язлар белән, көзләр белән
Без калдырган эзләр яна.

Хыял яна, өмет яна,
Дөрли-дөрли сулар яна.
Бәгыремдә бәргәләнеп
Җырланмаган җырлар яна. (1991)

4. Равил Фәйзуллинның “Җиңел димә” дигән дүртьюллыгы сездә нинди хисләр, уй-фикерләр уятты? Шул турыда языгыз.

Шатлыкны бик җиңел димә.
Кайгыны бик авыр алма.
Һәр икәве – олы сынау
кешелеге булган җанга.

5. Равил Фәйзуллинның “Нишлим?” дигән дүртьюллыгы сездә нинди хисләр, уй-фикерләр уятты? Шул турыда языгыз.

Нишлим? Күңелең – тар,
җаның вак булгач…
Гәүдәң – шәп! — дия алам,
ансы хак булгач.

6. Равил Фәйзуллинның “Аңладым да…” дигән дүртьюллыгы сездә нинди хисләр, уй-фикерләр уятты? Шул турыда языгыз.

Акыл белән Чаманы гел аңладым.
Тик шуны Хисемә аңлата алмадым.
Чеби чакта филне екмак булып йөрдем.
Арыслан чагым җиткәч, чебен ауладым.

Соңгы яңарту: 11.06.2015


Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha