Лирик жанрдагы әсәргә анализ

Лирик шигырь анализлау планы.

1. Язылу вакыты. Реаль-биографик һәм фактологик аңлатмалар (билгеле һәм кирәк булса).
2. Жанры.
3. Лирик геройга бәя. Аның сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте, кичереше, фикере.
4. Тема, төп эчтәлек.
5. Хисләр бирелеше, аларның гәүдәләнеше, үсеш-үзгәреше.
6. Төп образлар, аларның әһәмияте, яңалыгы.
7. Сөйләм үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары.
8. Әсәрнең төзелеше.
9. Шигырь төзелеше ягыннан бәя. Ритм һәм рифма.

1. Зиннур Мансуровның “Авыл урыны” шигыренә анализ ясагыз.

Әле кайчан үзәнендә
утыра идең балкып.
Күз алдында, күз алдында
яндыра, күмә вакыт.

Бездер сине, бездер шулай
еллар төбенә салган.
…Арыш кыры уртасында
зиратың гына калган…

2. Зиннур Мансуровның “Борынгы хәрабәләр янында” шигыренә анализ ясагыз.

Борынгы хәрабәләр янында

“Вакытлар табылмыйдыр якут белән…” (Г.Кандалый)

Һавадан кош моңы иңсә дә,
тузганак тоталмый үз таҗын.
Ап-ачык күрдем мин бу илдә
көннәрнең таҗ кебек тузганын.
Йөрәккә давыллар кагылган,
чәчләрне агартып узган моң…
Вакытны узсак та, бер күмәр
безне дә вакытлар тузаны.
Күмә дә актара…
Вакытлар
елларны күмә дә актара.
Җәүһәрләр йөзендә нур һаман,
гасырлар төбендә ятса да.
Дәверләр катламы астыннан
яктыра кояшлы алкалар…
Ярый ла, безне дә бер шулай
вакытлар актарып алсалар.

3. Зиннур Мансуровның “Мөһаҗирләр” шигыренә анализ ясагыз.

Без бит мең тамырлы нигез җирен
алыштырыр өчен тумаган.
Язмыш читкә куып җибәрсә дә,
туган йорткай безне кумаган.

Гомер чишмәләре адаштымы –
язмышыбыз булды болганчык.
Ил чирәмен кочып елар идек,
ак күлмәкләр яшел булганчы!

Ватандагы гүр дә яктырактыр…
Чит туфракта ничек каласың?
Үги итмәс микән туган илкәй
кабер сорап кайткан баласын?!


Соңгы яңарту: 24.06.2015

Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha